Битне җыерчыклар баса,
Аның сере нәрсәдә?
Күбесен табигать сыза,
Ничә яшьтә булсаң да.
Көчле рухлы, олы җанлы
Була белсә күңелең,
Көлеп-елмаеп яшәсәң
Озынаер гомерең.
Изгелекләр күп кылып,
Рәхмәт сүзе ишетсәң,
Ачуың килгәнне сиздерми,
Уенга бора белсәң.
Дус-туганнарың белән
Аралашып яшәсәң,
Җыерчыклар хасил булмас
Олылар сүзен тыңласаң.
Картаймауның сере шунда,
Күңелең гел шат булсын.
Йөзең кояштай балкып,
Җылылык бөркеп торсын!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1047