«Авылыбызның киләчәге безнең кулда»

Рафаэль Гайнет­ди­нов энесе Фидаил белән.

Рафаэль Гайнет­ди­нов энесе Фидаил белән.

25 январь — Студентлар көне

Шенталы районының Денис авылында аны күпләр әле урта мәктәптә укыган чагында ук шәп биюче буларак белә иде. Ә хәзерге көндә Рафаэль Гайнетдинов Шенталы муниципаль районы администрациясе юлламасы буенча Усть-Кинель бистәсендәге Самара авыл хуҗалыгы академиясендә технолог һөнәрен үзләштерә икән. Мин яңа ел бәйрәмнәрендә авылга ялга кайткан икенче курс студенты белән очрашып, хәл-әхвәлен сораштым.

- Мин кечкенәдән үк биергә яратам, — дип сүзен башлады Рафаэль. — Башта авыл мәдәният йорты каршындагы балаларның “Тамчы” фольклор түгәрәгендә, аннан яшүсмерләрнең “Мизгел” ансамблендә биедем. Биредә мәдәният һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Рамилә апа Хәбирова мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Моның өчен аңа чын күңелдән рәхмәтемне белдерә­сем килә. Безгә ансамблебез белән төр­ле чараларда, фес­ти­вальләрдә катнашырга, югары урыннар яулаурга насыйп булды. Биг­рәк тә, Камышлыда үткәрелгән тө­бәк­ара “Әйлән-бәйлән” татар милли бию фестивалендә чыгыш ясап, икенче дәрәҗә диплом алуым белән го­рурланам. Өлкәбездә “Түгәрәк уен” фес­тивалендә, “Сөм­белә” бәй­рә­мен­дә катнашуым да истә калырлык булды.

Дөрестән дә, авылдашым Рафаэль сәхнәдә һәрвакыт “ут чыгарып” бии, авылга кайтканда гел бәйрәм чараларында катнашып, бик күп рәхмәт сүзләре ишетә. Биюче сәләте Закир бабасыннан күчкәндер, мөгаен. Аны яшь чагында Денис авылының иң шәп бию остасы булган, диләр. Хәзер Рафаэльгә алмашка бишенче сыйныфта укучы энесе Фидаил үсеп килә.

Рафаэль Гайнетдиновның хыяллары зурдан. Ул киләчәктә академиядә укуын тәмамлаганнан соң, алган һөнәре буенча туган авылына кайтып, үз эшен ачып җибәрергә хыяллана. “Авылыбызның киләчәге безнең кулда”, — ди ул. Бу уңган, булган сәләтле егеткә бары тик уңышлар гына телисе килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1461

Комментирование запрещено