Әниемә

i4Ак каенның яфраклары җилфер-җилфер
Өзелеп китә көзге җилләргә,
Киек казлар тезелешеп кыйгак-кыйгак
Очып китә җылы илләргә.

Тагы бер көз узып китте, әни, синсез,
Шәп ага да гомер чишмәсе.
Белгән кадәр укый торам, әни, сиңа,
Син өйрәткән Коръән сүрәсен.

Гомер узган саен юлдаш булды миңа
Әйткән сүзең, әни, киңәшең.
Ялгышлыктан, кайгылардан алып калды
Күзләреңнән тамган күз яшең.

Сәфәр чыксам ерак юлга — дога кылам.
Кыен булмас сәфәр юлларым
Аллаһының тәхетеннән амин дисә
Әниемнең йомшак куллары.

Әни баскан җирдә үсә гел бакчасы,
Яшел хәтфә узган юлында,
Бу дөньяда эзләмәгез оҗмах юлын,
Ул әниләр табан астында!

Рәшит ФӘРДИЕВ.

Балыклы авылы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1073

Комментирование запрещено