Безгә Кытай тәҗрибәсенә таянырга кирәк

Николай Меркушкин Татьяна Мар­ку­шинаны котлый.

Николай Меркушкин Татьяна Мар­ку­шинаны котлый.

…Бүләк­лә­нүчеләрдән татар фамилияле журналистлар күренсәләр дә, ишетелсәләр дә, әлбәттә, аларның барсы да милли темадан ерак торалар, татарлыклары да үлчәүгә салырлык кынадыр, мөгаен…

Самараның “Ренессанс” ку­накханәсендә Россия матбугаты кө­ненә багышланган чара булып узды. Аның кысаларында Сама­ра өлкәсе губернаторы призларына V өлкә журналистика конкурсы лауреатларына премияләр тапшырылды, “Губернаның Алтын каләме” дигән XVII еллык бәйгегә дә йомгак ясалды. Тантанада өлкә губернаторы Николай Ива­нович Меркушкин катнашты. Үткән 2016 елда губерниянең казанышлары һәм быелгы елга планнар турында видеофильмны караганнан соң, гу­бернатор бәйрәмгә җ­ыелучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрә­җәгать итте. Ул жур­­налистларга өлкә хаки­миятенә һәм аңа — гу­бер­наторга, те­ләктәш­лек күрсәтүләр өчен рәх­мәтен белдерде.

- Журналистлар һәрвакыт бүгенге һәм алдагы хәлләрне игътибарсыз калдырмыйлар, киләчәккә дә оптимизм белән карау өчен, без төбәгебезнең мән­фәгатьләре тирәсендә берләшергә тиешбез, — диде губернатор.

Аның бер сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышы һәр­вакыттагыча төрле фәл­сәфәле сүзләргә, фикерләргә, мисалларга бай булып, журналистлар тарафыннан кызыксыну һәм диккать белән тыңланды. Губерна­тор күбрәк юллар төзүгә, ремонтлауга игътибар бирергә, ким­че­лекләрне кү­рергә, тән­кыйть­ләргә ча­кырды. Аның фике­ренчә, Кытай тәҗри­бәсен киң­рәк кулла­нырга ки­рәк.

Анда яңа техно­логияләр кертүдә хәтта Германияне дә узып киткәннәр. Алардагы суд системасы игътибарга лаек — кытайлыларның суды партия һәм хакимият карарларын үтәүгә юнәлдерелгән. Бу турыда безгә дә ныгытып уйланырга ки­рәктер, мөгаен.

- Күпләр безнең эшләгән эшләребезне тәнкыйтьләргә яраталар. Ә бит илнең күп­челек төбәкләрендә хәзерге вакытта бөтенләй бернәрсә дә эшләнми, диярлек. Без әле “куласаны” шактый шәп әй­ләндерәбез кебек.

Иң беренче булып губернатор 45 ел гомерен журналист хезмәтенә багышлаган, бүгенге көндә “Россия газетасы” редакциясенең Самарадагы филиалы директоры Владимир Бабенковка Самара өлкәсе губернаторының “Самара җире файдасына хезмәте өчен” Мактаулы билгесен тапшырды. Ә ГТРК “Самара” радиосының алыштыргысыз хәбәрчесе Татьяна Маркушина “Самара өлкәсенең массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Губернатор призларына бишенче юбилей өлкә конкурсы лауреатлары исем­легендә 110 кеше булып, 19 но­ми­нациядә 100, 60, 40 мең сумлык беренче, икенче, өченче премияләр белән журналистлар, фото­хәбәрчеләр, операторлар, блогерлар бүләкләнде.

Рәфгать Әһлиуллин (уртада), ветеран журналист Валерий Штепо һәм "Социальная газета" директоры Татьяна Мельникова.

Рәфгать Әһлиуллин (уртада), ветеран журналист Валерий Штепо һәм «Социальная газета» директоры Татьяна Мельникова.

Самара өлкәсе губерна­торы­ның махсус призы ике журналистка — “Самара” теле­ра­диокомпаниясенең мәгъ­лүмати программалары хез­мәте җи­тәкчесе урынбасары Олег Моргуновка һәм “Социальная газета” күзәтүчесе Нина Суд­ницынага бирелде.

Беренче дәрәҗәдәге бү­ләкләрне алучылар арасында күбрәк дәүләт “Волжская коммуна” газетасы, ГТРК “Самара”, “Губерния” телевидениеләре, “Самара — Вести” радиосы кебек оешмалар хезмәткәрләре күзәтелде. Мәсәлән, ГТРК “Самара” хезмәткәрләре 15 бү­ләккә ия булды.

Нина Судницына бу ки­чәдә сәхнәгә тагын бер тапкыр күтәрелде. Аңа “Басма массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә Россия журналистлары берлеге Самара өлкә оешмасының “Алтын каләм” бүләге дә тапшырылды. Электрон мас­сакүләм мәгълүмат чаралары номинациясендә җиңүче булып Тольяттиның ВАЗ телевидение редакциясе проекты җитәкчесе Наталья Корсакова табылды.

“Интернет М.М.Ч” номи­на­циясендә “Алтын каләм”гә “Парк Гагарина” электрон га­зе­­тасы хәбәрчесе Екатерина Спиваковская ия булды. “Алтын каләм” белән кеше сурәтендә эшләнгән статуэткаларны, кыйммәтле бүләкләрне җиңүчеләргә Россия журналистлары берлеге секретаре, Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова һәм аның урынбасары Владимир Бабенков тапшырды. Шулай ук Самара өлкә оешмасының “Дебют”, “Журналистика үсешенә керткән өлеше өчен”, “Журналис­тикада шәхес”, “Осталык һәм ачыш”, “Турыдан туры бәреп” дип аталган премияләрнең дә җиңүчеләре билгеле булды.

Өлкәбездә нәшер ителүче милли басмалар арасыннан тантанада бары мин — “Бер­дәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһ­лиуллин гына катнаштым. Бүләк­лә­нүчеләрдән татар фамилияле журналистлар күренсәләр дә, ишетелсәләр дә, әлбәттә, аларның барсы да милли темадан ерак торалар, татарлыклары да үлчәүгә салырлык кынадыр, мөгаен. Безнең бүләкләр алда әле, күрәсең. Шуңа өмет­ләник.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1243

Комментирование запрещено