“Казаннан акыл өстәп кайттык”

Әнвәр Горланов.

Әнвәр Горланов.

Казанда “Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләрне камилләштерүдә милли-мәдәни мохтариятләрнең роле” дип аталган регионара конференция булып узды. 

Федераль татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган күләмле бу чарада Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары, илебез Президенты каршындагы халыкара мөнәсәбәтләр буенча эшләп килүче Совет, Татарстанның Дәүләт Советы әгъзалары, Республиканың һәм Россия төбәкләренең хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

Конференциягә Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов та барды.

- Җыелышта Россиядә яшәүче төрле халыкларның рухи-әхлаки ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә милли-мәдәни мохтариятләрнең роле һәм әһәмияте, бу оешмаларның хакимият белән хезмәттәшлек итүе, автономияләрнең татар халкын саклап калудагы роле һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән, илебездә 2025 елга кадәр каралган дәүләт милли сәясәте Стратегиясе булдырылды. Конференциядә шушы сәясәтнең максатларын гамәлгә ашыруда милли-мәдәни мохтариятләрнең хезмәте дә зур булуы турында сүз алып барылды.

Хәзерге заманда милли автономияләр гражданнар җәмгыятенең мөһим өлеше булып торалар. Алар рухи мәркәзләреннән читтә яшәүче халыкларны саклап калу белән генә түгел, ә милләтара татулыкны, тынычлыкны ныгыту, мигрантларга безнең шартларга яраклашу мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәләр.

Россиядә 1600 мохтарият теркәлгән. Шуларның 19ы — федераль, ә 250се – региональ күләмдә.

Милләтләр белән эш итүче Федераль агентство каршында автономияләр буенча Консультатив совет булдырылган.

Илебезнең дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру планында мохтариятләргә матди ярдәм күрсәтү дә каралган. Әмма, кызганыч ки, бу мәсьәлә тулысынча хәл ителми. Бүгенге көндә автономияләрнең төп проблемнары булып аларның матди яктан тиешлечә тәэмин ителмәве, әзер кадрларның җитмәве, кешеләрнең бу оешмаларның эшендә актив катнашмавы тора, — дип сөйләде конференциядә күтәрелгән мәсьәләләр турында Әнвәр Горланов.

Җыелышта төрле фикерләр яңгыраган. Әйтик, иҗтимагый оешмалар эшендә төгәл практик проектлар кертелергә тиеш. Мәсәлән, дәүләт органнары һәм милли җәмгыятьләр халыкара һәм дини экстремизмны, милләтара низагларны булдырмауда, мигрантлар белән эш итүдә бердәм хезмәт алып барырга тиеш.

Конференциядә катнашучылар милли-мәдәни мохтариятләрне камилләштерергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килеп, үз тәкъдимнәрен керткәннәр.

Мәсәлән, Россиядә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклаучы һәм үстерүче, милләтара дуслыкны ныгытучы иҗтимагый оешмаларга дәүләт һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күрсәтелгән ярдәмне тиешле дәрәҗәгә җиткерергә, мохтариятләргә милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче башка оешмалар белән хезмәттәшлекне активлаштырырга, милләтләр белән эш итүче Федераль агентствога Россиянең “Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” программасына, автономияләрнең эшчәнлеген хуплау һәм аны үстерүче шартлар тудыру ниятеннән, “Милли-мәдәни мохтариятләр” дип аталган юнәлешне дә кертү турында сүз кушарга.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1127

Комментирование запрещено