Казан, яшәү шартлары буенча, Россия шәһәрләре исемлегендә — беренче / Казань возглавила рейтинг самых удобных для жизни городов России

d3b055cf90a28e0dКазан 2016 елда ”Росгосстрах” компаниясе Стратегик тикшеренүләр үзәге тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча Россия шәһәрләре рейтингында беренче урынны яулый.

Тикшеренүләр үзәге авторлары Россиянең эре шәһәрләрләрендә яшәү дәрәҗәсенең торышын сигез параметр: яшәү өчен уңайлы шартлар, торак фонды һәм төзелеше сыйфаты, мәдәният учреждениеләрендә булу мөмкинлеге, медицина хезмәте күрсәтү һәм белем бирү сыйфаты, юл хуҗалыгы торышы, муниципаль хакимият эшенә караш, муниципаль структураларда коррупция буенча билгели.

Татарстан башкаласы барлык параметрлар буенча диярлек — алдынгы. Казан яшәү өчен уңайлы шәһәрләр арасында беренче урынны яулаган– сораштыруда катнашучыларның 97 проценты шулай дип белдергән. 2013-2015 елларда халыкның 95 проценты шушы фикердә булган. Шулай ук рейтингның өчлек лидерына Төмән һәм Чаллы шәһәрләре кергән. Соңгы биш елда Казан һәм Төмән лаеклы рәвештә яшәү өчен уңайлы шартлар булган шәһәрләр рейтингында беренче урыннарда баралар, дип җиткерә тикшеренүчеләр.

Иң төзекләндерелгән шәһәрләр итеп, Грозный, Төмән һәм Казан аталган. 92 процент казанлылар башкаланың төзеклек дәрәҗәсеннән канәгать.

«Татар-информ».

* * *

Первое место в рейтинге самых удобных для жизни городов России заняла Казань. С этим согласились 97% опрошенных.

В тройку лидеров помимо столицы РТ вошли Тюмень и Набережные Челны.

Казань также фигурирует в топ-3 городов, где наблюдается высокий уровень благоустройства, удовлетворенности медобслуживанием, доступности культурных учреждений, состояния дорожного хозяйства.

Опрос проводился в 38 городах России с населением более 500 тыс. человек. В исследовании приняли участие более 6 тысяч респондентов, говорится в результатах исследования Центра стратегических исследований компании «Росгосстрах».

Ранее сообщалось, что Россия заняла 123-е место во всемирном рейтинге качества дорог.

realnoevremya.ru

 

Просмотров: 822

Комментирование запрещено