Теләгән һәр кеше хәзер Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга сорауларын Halalguide мобиль кушымтасы аша юллый ала. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Halalguide — Россиядә мөселманнар өчен беренче навигатор ( iOS һәм Android системалары өчен). Мөфтигә сорау бирү өчен, әлеге кушымтаны мобиль җайланмага урнаштыру кирәк, һәм, «Имамга сорау» («Вопрос имаму») бүлеген табып, алга таба — мөфтиләр исемлегеннән Камил хәзрәт Сәмигуллинны сайлап алып, сорауны җибәрергә мөмкин.
Islam-Today.ru интернет-газетасы битләрендә Камил хәзрәткә юлланган 50 дән артык сорауга җавап басылып чыккан.
Просмотров: 863