
Победитель и по гирям, и по борьбе на поясах в абсолютной весовой категории в областном Акатуе (чуваш. «праздник плуга») в городе Новокуйбышевск Рустам Анасович НУРТДИНОВ.
Именно под таким заголовком хочу написать свою публикацию о дружбе людей разных национальностей, живущих в Самарской области.
Когда мы едины, нам не страшны ни санкции, ни угрозы. Наверное, именно поэтому в ноябре 2015 года Николай Иванович Меркушкин внёс законопроект, предлагающий учредить в качестве награды высших органов государственной власти Самарской области почётный знак губернатора «За вклад в укрепление дружбы народов», который присваивается лицам, посвятившим свою деятельность укреплению и сохранению традиций межнационального и межконфессионального согласия в регионе.
Я 36 лет работаю учителем физической культуры. Душа радуется тому, что ученики разных школ и разных национальностей очень крепко дружат между собой. А дети — наше будущее, наше всё! И взрослое население, предпочитающее здоровый образ жизни, участвуют в спортивных соревнованиях, которые больше похожи на праздничные мероприятия, посвящённые дружбе народов. В них есть всё: дружба людей всех национальностей, военно-патриотическое, спортивно-массовое воспитание, тесная связь поколений. Вот и мне 10 июня посчастливилось поучаствовать в областном Акатуе (чуваш. «праздник плуга») в городе Новокуйбышевск и одержать победу и по гирям, и по борьбе на поясах в абсолютной весовой категории.
Нам татарам все равны!
Безнең Самара өлкәсендә төрле милләт халыклары яши — руслар, мордвалар, чувашлар… Аллага шөкер, бер-беребезне кимсетү очраклары булганы юк. Бөтенебезнең дә хокукларыбыз бертигез.
Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин әле 2015 елның ноябрендә Халыклар дуслыгын ныгытуга күп көч куючыларга губернаторның Мактау билгесе бүләген булдыру турында карар чыгарган иде. Чыннан да, без бергә булганда гына бөтен авырлыкларны да җиңә алачакбыз. Шуны истә тотып, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын зурлап, ихтирам итеп яшибез.
Узган елда безнең Татар Әбдекие авылында үткәрелгән өлкә авыллары Сабан туенда чит илләрдән дә кунаклар бар иде. Кем кайда, нинди бәйгедә катнашырга теләде, шунда көчен сынады. Дуслар, туганнар белән күрешеп, туйганчы бер сөйләшү дә шәп нәрсә бит ул. Юкка гына, «бер күрешү — үзе бер гомер» димәгәннәрдер. Быел әнә өлкә авыллары Сабан туен күрше районда — Челно-Вершиныда уздырырга җыеналар. Без бу бәйрәмне дә шатланып, горурланып көтәбез.
Миңа күптән түгел генә Новокуйбышевск шәһәрендә үткәрелгән өлкә чувашларының “Акатуе”нда катнашырга насыйп булды. Анда Чебоксар шәһәреннән килгән иске дусларымны очраттым. Алар ел саен безнең Шенталы районының Четырла авылында уздырылучы Россия генераллары бертуган Сидоровлар призына көрәш буенча ачык өлкә ярышларында көрәш судьялары буларак хезмәт күрсәтәләр иде. Менә хәзер бирегә дә килгәннәр.
Новокуйбышевск “Акатуе”нда төрле милләт вәкилләре катнашты. Башта гер күтәрттерделәр, аннан көрәштерделәр. Элекке елларда призлы урыннарны берничә мәртәбә яулаган булсам да, моңа кадәр җиңүче була алганым юк иде әле. Биредә миңа бу ике төр бәйгедә дә бәхет елмайды һәм мин беренче урыннарны алдым.
Бу уңышыма минем белән бергә килгән оныгым Алсу бөтен кешедән дә күбрәк шатлангандыр, мөгаен.
Ә төрле милләт вәкилләренең, бигрәк тә чуваш дусларымның, рәхмәт сүзләре, тәбрикләүләре минем өчен аеруча кадерле булды.
Рөстәм НУРТДИНОВ,
Шенталы районының Денис авылы урта мәктәбенең
I категорияле физкультура укытучысы.
Рәсемдә: Рөстәм Нуртдинов оныгы Алсу белән “Акатуй”да бүләкләр алганнан соң.
Просмотров: 1793
Хочу сказать огромное как небо спасибо всем за моральную поддержку во Всечувашском Акатуе в городе Чебоксаре 24.06.17г. Одержал победы по гирям и 100 м.
Приглашаю всех 1.07.17г в село Денискино на САБАН-ТУЙ Шенталинского района, который начнётся в 13 часов.
молодец
Молодец, Рустам Анасович! Конечно, перед богом мы все равны!!