Мәчетебезнең 30 июньгә билгеләнгән 20 еллык юбилеен каршылап
Кошки районы Надеждино авылының тарихы әби-патша заманында башлана. Башта ул Александрталь дип атала. Екатерина II Идел буйларындагы буш уңдырышлы җирләрне Россиягә килеп эшләүче немецларга бүлеп бирә. Чит илдән килгән халык җир эшкәртү, мал-туар асрау һәм башка шундый эшләр белән шөгыльләнә башлый. Алар якын тирәдә яшәүче крестьяннарны да эшкә алалар. Араларында татарлар да күп була.
Ә Надеждино дигән исем Бөек Ватан сугышыннан соң бирелә. Шулай булса да, ул әле күп еллар ике исем белән йөри. Ә немецларның күбесе үзләренең Ватаннарына — Германиягә күчүне кулай күрә.
Вакыт уза, авыл да зурая бара. 1970 — 1990 елларда Надеждинога күрше авыллардан күп яңа кешеләр килеп урнаша. Авылның иң гөрләп торган чаклары була бу. Надеждинода зур, бай күмәк хуҗалык эшли. Биредә механизаторлар әзерләүче профессиональ техник училище да була. Урта мәктәптә йөзләгән укучы белем ала. Кондырча елгасы ярындагы бу авылда ел саен яңа урамнар барлыкка килеп тора.
Кызганыч ки, туксанынчы еллар башында, яхшы уйлап эшләнмәгән реформалар аркасында авыл тарала башлый. Халыкка эш бетә, күмәк хуҗалыклар ябыла. Элек Надеждинодагы шәхси хуҗалыкларда 550 — 600 баш сыер, 3 көтү булса, хәзер бөтен авылга 50 — 60 баш мөгезле эре терлек бармы икән?
Авылыбыз күпмилләтле. Шуларның 20-25 процентын татарлар тәшкил итә. Хәзерге көндә 100-110 татар йорты гына калып бара инде.
Татарлар динебезне бик авыр вакытларда да тотып килделәр. Җомга намазларын аерым йортларда үткәрә иделәр. Ә 1995 елда, җыелышып киңәшкәннән соң, без мәчет салырга алындык, һәм 1997 елның җәендә яңа мәчетебездә беренче намаз укылды.
Шул вакытта колхоз җитәкчесе булып эшләгән Геннадий Васильевич Инкин бу изге эшкә күп ярдәм итте һәм булышты. Ә оештыру эшләрен төзелешнең башыннан алып ахырына кадәр тәҗрибәле хезмәткәрләребезнең берсе — Ислам абый Хөсәенов (мәрхүм инде) алып барды. Аның беренче ярдәмчесе Тәлгать абый Мөхәммәтов булды. Мәчетне төзегәндә бөтен халык булышты: кем акча бирде, кемдер эшләп ярдәм итте.
20 еллык юбилей чарасын әзерләгәндә оештыру комитеты әгъзалары мәчет салуда актив катнашучыларның һәм булышучыларның исемнәрен барлап чыкты. Ул исемлектә 30дан артык кеше бар.
Төрле елларда мәчетебездә имам-хатыйб булып хезмәт иткән хәзрәтләребезне дә искә алырга кирәк: Хәсәнгата Бадыгин, Шакир Вахитов, Харис Шаһиәхмәтов, Зәйдулла Йосыпов, Сәхап Кыямов, Закир Нургалиев, Габбас Харисов, Мәсхут Мингалиев, Габдулла Йосыпов, Миңневәли Әхмәтҗанов бабайлар. Хәзерге көндә алар барысы да вафат инде. Аллаһы Тәгалә аларның ахыргы урыннарын оҗмахка ирештерсә иде.
Хәзерге вакытта мәчетебездә имам-хатыйб булып мин, Мәсгут Кыямов, эшлим, мөәзин вазифасын Тәлгать бабай Мөхәммәтов алып бара. Мәхәлләбезнең актив әгъзалары да шактый гына җыела. Алар башкарган изге гамәлләр бихисап.
Шулай ук зур рәхмәтебезне Кошки районының бүгенге башлыгы Виктор Николаевич Титовка да җиткерәсем килә. Ул бу эшне үз контролендә тотып, зиратка юл ясатты.
Безгә гел булышып торулары өчен мәчетебез һәм мәхәлләбез исеменнән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинга һәм аңа кадәр күп еллар өлкәбезнең мөфтие булган, хәзер казый вазифаларын башкаручы Вагыйз хәзрәт Яруллинга зур рәхмәтебезне белдерәсем килә.
Мәчетебезгә нибары 20 ел гына әле. Без бүген зур өмет белән киләчәккә карыйбыз. Яңа юбилейларны да шулай бергәләшеп, шатлыкта үткәрергә насыйп итсен иде.
Мәсгут хәзрәт КЫЯМОВ,
Кошки районының Надеждино авылы мәчете имам-хатыйбы.
КОНТЕКСТ:
Бәйрәмгә килегез!
Просмотров: 1178