Сәке буйлап тезелеп куелган
Мичтән чыккан кайнар ипиләр.
Хуш исләре таралган өйгә,
Ә үзләре кояш төслеләр.
Әнием салган сары ипиләрне,
Йөрәк көчен биреп тырышкан.
Бардыр ахры ниндидер серләре -
Әллә тәмле әнис тә кушкан?
Кулларыма алып берсен кистем,
Әле кайнар, хуш исле пар чыга.
Мамык кебек җиңел, йомшак үзе,
Кыссаң әгәр учыңа да сыя.
Туган җирдә үскән ак бодайдан
Ясалган оннан пешкән бу икмәк.
Өстәлләрдә шундый ипи булсын-
Тукланырга тагын ни кирәк?
Рәхмәт, әнием, уңган ипиләрең,
Исән булсын тырыш кулларың.
Син пешергән ризыкларны ашап
Үтте минем яшьлек юлларым.
Истән чыкмый сабый балачагым,
Матур төшләрдә китә күренеп.
Өндә генә күреп булмый хәзер
Шул мизгелне еллар аша үрелеп.
Яшьлек тә акты сулар сыман
Хәтирәләр генә калдырып.
Әниемнең генә ипи салган чагын
Нигә булмый икән кайтарып?
Галимә ӘХМӘТШИНА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 822