Тәбрис Яруллин татар әдәбиятына яңа стиль алып килә

2568Татарстан Язучылар берлеге бакчасында үткән Җәйге шигъри слэмда Бөтендөнья яшьләр форумы лидеры Тәбрис Яруллин яңа образда чыгыш ясады.

Шигъри слэм программасында “Oscar c7c5 аккустик сеты һәм Тәбрис Overdrive Free төркеме чыгышы” дип игълан ителгән иде. Оскар с5с7 төркеменең Оскар Юнысов булуы татар яшьләренә мәгълүм, ә менә “Тәбрис Overdrive Free төркеме” яңалык иде. Бу Рәдиф Кашапов, Йолдыз Миңнуллина һәм Тәбрис Яруллинның уртак проекты булып чыкты. Рәдиф гитарада уйнаса, Тәбрис ярымшигъри текстлар укыды, аны үзенең “фирменный” стилендә Йолдыз Миңнуллина дәвам итте.

Тәбриснең Татарстан Язучылар берлегендәге Былтыр сыны басып торган агач төбе турындагы текстын татар шигъриятендә акынлыкны башлап җибәрү дип бәяләргә мөмкин. Тәбрис Яруллинның “шигърияте” лакланган агач төбеннән башлап, кабриолетта җилдергән егетләргә, гараж артында үбешкән студентларга һәм милли темаларга кадәр барып җитте.

Җәйге шигъри слэмның финалы август аенда Бөтендөнья татар яшьләре үткәрә торган Печән базарында булачак. Анда “Тәбрис Overdrive Free төркеме” чыгыш ясармы – әлегә билгесез.

«Татар-информ».

Просмотров: 943

Комментирование запрещено