- Хәерле иртә, исәнмесез, данлы Сабантуйның хөрмәтле кунаклары!
Телне ачыйк таңда «Бисмиллаһ» дип,
Шөкер кылып, бирмеш һәр көнгә.
Иманнарның ак һәм сафлыгы да
Аллаһының тиңсез иркендә.
Телне ачыйк иртән «Бисмиллаһ» дип,
Йөзне борып кыйбла ягына.
Ходай биргән һәрбер көнне зурлап,
Иман нуры җанда кабына, - дип башлап җибәрделәр 25 июньдә, Ураза бәйрәме көнне, Иске Усман (Мәтеби) авылында үткән Сабантуйны алып баручы Ләйсән Сафина һәм Гөлнара Абдуллова. Аннан соң авыл имамы тарафыннан азан яңгырады, дога укылды.
- Гомер бакый минем халкым:
Яшәгән иген игеп.
Ат белән тигез эшләгән
Кырда ул, тирен түгеп, - дип сөйли торды алып баручы кызлар, ә шул вакытта Сабантуй мәйданында ат белән җир сөреп, орлык чәчтеләр. Кызлар тырмалап үттеләр.
- Игелекле хезмәттән соң халкым матур итеп ял иткән. Борынгыдан килеп, үзгәрмәгән бәйрәмнәр бар — Сабан туе бүген бездә, Сабан туе! Бәйрәм итик, дуслар, матур итеп, бу бит безнең хезмәт бәйрәме!
Бәйрәм белән сезне, якын дуслар,
Күңелләр көр булсын, түгәрәк.
Һәр кешегә бәхет алып килсен,
Сабантуйлар булсын мөбарәк! - дип дәвам итте алып баручыларыбыз һәм менә, ниһаять, Сабантуй колгасы тотып егет чыкты һәм авыл кызлары биеп алды.
Милли бәйрәмебез Сабантуйны ачу һәм җыелган халыкны котлау өчен сүз Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка, Иске Усман авылы хакимияте башлыгы Мидехәт Исламетдин улы Шәйдуллинга бирелде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Илдус Зәкиулла улы Шәйдуллинга, Илдар Марат улы Шәйдуллинга, Рамил Нурсәхи улы Сөләймановка, Рамил Зәкиулла улы Шәйдуллинга, Ринат Рәфис улы Хәйретдиновка, Мәхмүт Гыйзетдин улы Гыйльметдиновка — Мактау кәгазьләре, ә Халит Сәлимҗан улы Вәлиевкә, Ильнар Фәрит улы Гыйләҗевка, Фәнис Мөхтәбәр улы Нуретдиновка, Равил Фәрит улы Сафинга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Авылны төзекләндерү буенча өлеш кертүчеләрне — Мәдинә Шәмсуллинаны, Венера Сәдриеваны, Ралия Сөләйманованы, Гөлнара Абдуллованы, Ләйсән Сафинаны, Федания Мөхәмәтҗанованы, Заһит Каюмовны, Гөлүзә Дәүләтшинаны, Рамис Мөхәмәтҗановны да билгеләп үттеләр. 50 ел бергә гомер итүче Зыятдин Ризатдин улы һәм Гамбәр Сәгыйрь кызы Газизҗановларны, Мөкатдәс Миргасыйм улы һәм Вакилә Гыйҗетдин кызы Нурутдиновларны да тәбрикләделәр.
Быелгы 2017 елның язы безгә Җиңүнең 72 еллыгын алып килде. 72 ел бәхетле кояш астында яшәвебез белән без ветераннарга, тыл хезмәткәрләренә, сугыш чоры балаларына бурычлы. Сәхнәдән аларга да озын гомер, сәламәтлек теләнде.
Аннан Сабантуйның иң гүзәл мизгеле — татарча көрәш буенча ярышлар башланды. Гомумән, халык Сабантуйның барлык милли уеннарында да актив катнашты, Ходай Тәгалә үзләренә көч-куәт биреп торды.
Бәйрәм җыр һәм биюләр белән дә үрелеп барды. Жырчылар Мәдинә Шәмсуллина, Венера Сәдриева, Айгөл Шәйдуллина, Рамия Надыршина, Эльмира Мөнирова, Адилә Юнусова, Мөкатдәс Нуретдинов, Ләйсән Гыйльметдинова, Алия Субиева, Рузилә Нуретдинова, биючеләр Айназ Низамутдинова, Альбина Сәдриева, Динә Абдуллова, Эльвина Исмәгыйлова, Айгөл Аббасова, Алсу Шәйдуллина, Алсу Шәйхетдинова, Ләйсән Гыйльметдинова, Индира Дәрҗиманова үзләренең музыкаль чыгышлары белән авыл халкын һәм бәйрәмгә җыелган кунакларны куандырдылар.
Быел авылдашыбыз Руфия ханым Әсәдуллинага 55 яшь тулды. Равил әфәнде Әсәдуллинга — 15 августта, Әсхәт әфәнде Фәрхетдиновка 26 сентябрьдә 60 яшь була. Сабантуй көнне, 25 июньдә, Рәис әфәнде Нуретдинов 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Аларга да исәнлек-саулык теләнде.
Сабантуй кемнәрне генә очраштырмый, кемнәрне генә кавыштырмый. Менә бу көнне дә 1946 елны туган балаларның очрашуы үткән. Аларны Мәгьрифә апабыз Гыйльфанова үзенә кунакка чакырган икән.
Cабантуйны үткәрү өчен авыл администрациясе, авыл эшмәкәрләре, халык матди ярдәм күрсәттеләр. Бәйрәмне оештыруда тырышлык, зур көч куйган һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Табыннарда икмәк мулдан булса,
Ел да килер гөрләп Сабантуй.
Җиребезне, туган якны ямьләр
Түбәтәйле, атлы, затлы туй!
Сабантуй җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, туган-тумачаларыбыз сау-сәламәт булсын!
Гөлнара Әсгать кызы АБДУЛЛОВА, бәйрәм программасын әзерләүче һәм алып баручы.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре һәм видеоязмасы.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Иске Усманда үткән Сабантуйдан Артур Әбдерәхимов фотосурәтләре
Просмотров: 1556