Апа-әбиләребез белән гапләшү, һаман-һаман илгә-көнгә, безгә иминлек теләүләрен тыңлау — үзе бер бәхет. Алар белән сөйләшкәч, киңәшләрен тыңлагач, үзең дә ничектер чистарынып, җиңеләеп каласың.
Бигрәк чиста, пөхтә, матур киенеп йөри безнең татар әби-апаларыбыз. Күңелләре дә киемнәре кебек ак-саф аларның. Итәгатьлеләр, мәрхәмәтлеләр, затлылар, укымышлылар. Бүгенге көндә без исән-имин, хәвеф-хәтәрсез, мул тормышта яшәп ятабыз, Аллаһыга шөкер. Без моның өчен өлкән буынга бурычлыбыз.
Фәния апа Вәлиәхмәтова — уңган-булган апа. Күптән инде оныклары аңа яратып «әбикәем» диләр, ә ул әле һаман да җитез, бирешми. Ул Яңа Ярмәк авылында туып-үсеп, шунда тормыш йомгакларын сүтә-сүтә, 78 яшен тутырып килә.
Фәния апа сөйкемлелеге белән үзенә тартып тора. Сөбханалла, күпме хәсрәтләр күрсә дә (баласын югалту ачысын та тойган ул, тормыш иптәше дә күптән җир куенында ята инде), күңеле көр аның, бар җиргә дә өлгерә: Коръән мәҗлесләренә дә бара, биш вакыт намазын да калдырмый, үлем-җитем булса да катнаша, каз-үрдәкләр дә карап үстерә, оныкларына оекбаш-бияләйләр дә бәйләп кидерә. Фәния апабыз Ак әби генә түгел, авылыбызның танылган артисткасы да әле. Аның Исаклыда яшәүче кызы да авылыбызда берәр чара оештыра башласак, тиз арада кайтып җитә, туган авылы өчен янып яши. Игелек күр, Флера иркәм, рәхмәт сиңа шулай авылың белән элемтәдә торып, төп йортка сукмакны онытмый, әниеңне, авылдашларыңны хөрмәтләвең өчен.
Тагын бер ак яулыклы, ак күңелле апа турында язып үтәсем килә. Ул – Гөлчәчәк апа Гыймаева. Бик яшьли читкә китеп тормышлы була ул. Кияүгә чыга, ире белән балалар тәрбияләп үстерә. Читтә туган ягын сагынып яши. Җиләкле аланнарны, печән өмәләрен төшләрендә күреп саташа. Ике дә уйлап тормыйча кайтып төшәләр алар авылга. Йорт сатып алып яшәп калалар. Гөлчәчәк апа әбиләр карарга эшкә керә, иртә-кич фермада сыер саварга да өлгерә ул, колхоз бүлеп биргән чөгендерен, суганын да утый. Шундый йөрәкле, уңган хатын инде ул безнең. Лаеклы ялга чыкканнан соң да тик тормый әле ул, амбарда озак еллар эшли. Балалары да башлы-күзлеләр, тормышлары мул. Гөлчәчәк апабыз да — сәхнә йолдызы. Бик теләп авылда үткән барлык чарада да катнаша. Ул җырлавы тагын, сандугачларың бер читтә торсын! Чисталыгы, пөхтәлеге, аш-суга осталыгы белән дә аерылып тора ул. Йортына керсәң, бар җирдә дә тәртип, чисталык. Нинди генә чәчәкләр үсми анда?! Апасы Мәрьям апа белән дә аралашып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр алар.
Язмамда әйтеп узган апаларның өйләренә барып керсәң, шулкадәр кунакчыл алар, тәм-томнары белән сыйламый, хуш исле чәй эчерми мәңге җибәрмиләр, якты йөзлеләр, тәмле теллеләр. Аллаһының рәхмәте яусын аларга.
Әйе, иртәме-соңмы гомернең көзе һәркемгә киләчәк. Җан тынычлыгы белән, тормышны сөеп яшәгез дә, яшәгез әле, ак яулыклы әби-апаларыбыз.
Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.
Камышлы районы.
Просмотров: 1366