«Таяну ноктасы» тапшыруында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова катнашты. «Миңа бөтен капкалар ябылды. Югары Советка да, радиога да, телевидениегә дә кертмәделәр. Бөтен ишекләр ябылганда миңа бер ишек ачылды — Аллаһы Тәгалә ишеге. Мин ялгышымны аңладым: гел милләт-милләт дип Аллаһны оныткан булганмын», — дип сөйләде Фәүзия апа.
Просмотров: 1234