Кайда син, Лера?!

лера

Лера Мөхәм­мәтҗанова (уртада) дус кызлары белән.

Көзге озын кичләрнең бер­сендә гаилә фотоальбомымны ачып, яшьлек елларымны искә алып утырганда студент чорында төшкән берничә рәсем күзгә чалынды. Берсенең артына: “Женяга — Лерадан. Яшьлек елларыбызның иң шаян, күңелле вакытларын онытма”, дип язылган.

… Хатирәләр мине 1960 ел­ның салкын март аена алып киттеләр. Безне — Сызран медицина училищесының 6 студентын, Камышлы районы хастаханәсенә практикага җи­бәрделәр. Арабызда якын дус­тым, шушы авылда туып-үскән Лера (бәлки аның исеме башкача булып, русча үзен Лера дип йөрткәндер, белмим) Мөхәммәтҗанова да бар иде.

Безне бик яхшы каршы алып, фатирга хастаханә каршындагы йортка урнаштырдылар. Өч ай вакытыбыз сизелми дә үтеп китте: көндезләрен эшкә йөрсәк, кичләрен биредә тапкан яңа дусларыбыз белән авыл Мәдәният йортына ашыга идек.

Майда практикабыз тә­мам­ланды. Хастаханә җитәк­че­леге (ул вакытта баш табиб бу­лып Владимир Подтяжкин эшли иде) безгә яхшы тамгалар куеп, менә дигән характеристика язды. Әмма беребезнең дә күңелендә шатлык хисләре юк иде. Кунакчыл Камышлыдан бер дә китәсе килмәде. Ә берәр айдан курсташларыбыз белән дә аерылышырга туры килде. Кулларыбызга диплом алуга төрлебез төрле якка таралдык. Кызганыч, Лера белән дә аралар өзелде.

Лера Мөхәм­мәтҗанова (уртада) дус кызлары белән.

Лера Мөхәм­мәтҗанова (уртада) дус кызлары белән.

Иптәш кызымның фото­сурәтен кулыма алгач, аны кабат күрәсем, очрашып сөй­ләшәсем килде. Хөрмәтле камышлылылар! Яшьлек дус­тымны эзләп табарга ярдәм ит­сәгез, мин бик рәхмәтле булыр идем!

Белешмә өчен телефоным: 8-927-715-76-93.

Евгения ПЧЕЛИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1464

Комментирование запрещено