Федераль татар милли-мәдәни мөхтәриятенең чираттагы утырышы Кырым ярымутравында узды. Ялта һәм Бахчасарай шәһәрләрендә милли хәрәкәт әйдаманнары белән семинар үткәрелде.
Бу сөйләшү бик мөһим мәсьәләгә багышланган иде. Тормышта, яшәештә милләтара ыгы-зыгыны булдырмау. Кырымдагы семинарда Самар өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Әнвәр әфәнде Горланов та катнашты. Без аның фикерләрен язып алдык.
“Җыен урыны итеп тикмәгә генә Кырымны сайлап алмаганнардыр, чөнки бүгенге көндә бу төбәк Русиягә кушылганына әле ияләшеп бетә алмый кебек.
Төп чыгышны Кырым республикасының милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе ясады. Аның лекциясе “Бүгенге көндә Кырым республикасында милләтара мөнәсәбәтләр” дип аталган иде.
Марий Эл республикасының мөхтәрият җитәкчесе Тәлгат углы Әмир Шакиров шулай ук үзенең чыгышын милләтара мөнәсәбәтләргә багышлады.
Кызыклы чыгышларның берсе Илдус углы Ирек Шәриповныкы иде. Ул Татарстанда Дуслык йорты директоры булып эшли. Шул ук вакытта Бөтенрусия татар мөхтәрияте рәисенең урынбасары да.
Ирек әфәнде Татарстандагы милләтара сәясәткә аеруча тукталды. Һәм, әйтергә кирәк, Татарстан бу юнәлештә барлык төбәкләргә дә үрнәк булып тора.
Татарстанда милли оешмаларга һәм барлык милләтләргә дәүләт тарафыннан зур матди ярдәм күрсәтелә. Һәм моның нәтиҗәсе дә уңышлы.
Семинарда милли хәрәкәт әйдаманнарыннан тыш, дәүләт вәкилләре дә чыгыш ясады.
Аеруча Татарстанның мәдәният министры урынбасары Азат кызы Гүзәл Шәрипованың чыгышы истә калырлык иде.
Төп чыгышларның берсен Русия Дәүләт Думасы депутаты, Федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ирек углы Илдар Гыйльметдинов ясады.
Ул барлык мәсьәләләргә дә тирән анализ ясап, бүгенге көндәге уңышларга һәм кимчелекләргә тукталып, киләчәктә нинди юнәлештә хезмәт итәргә кирәклеген фәнни күзлектән дәлилләп, бәйнә-бәйнә сөйләде.
Кырым татарларының язмышы фаҗигале. Һәм аларга бүгенге көндә үрнәк булып Казан татарларының тормышы тора. Шуңа да “түгәрәк өстәл”ләрнең берсе “Милли гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятләрне саклауда милли-мәдәни мөхтәриятләрнең роле” дигән сөйләшү узды. Чыгышларда Казан татарларының уңышларына басым ясалды.
Аллаһыга шөкер, Самар татар милли-мәдәни мөхтәриятенең эшчәнлеге дә яхшылар исемлегендә”.
Әнвәр Горланов белән Миләүшә ГАЗЫЙМ сөйләште.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1240