Гүзәл Яхинаның әсәре буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле премьерасына авторның ни сәбәпле килмәве билгеле булды. “Башинформ” язганча, премьера Уфада 24-25 ноябрь көннәрендә узачак. Спектакльне танылган режиссер Айрат Абушахманов куя.
«Кызганыч, анда бара алмыйм. Башта премьера көне 17 ноябрьгә билгеләнгән иде, һәм мин Уфада бу көннәрдә укучыларым белән очрашу да планнаштырырга өлгердем. Әмма премьераны соңракка күчергәннәр — мин анда барып җитешмим, чөнки ноябрь ахырында бер айга Европага китәм», — дип хәбәр итте Гүзәл Яхина. Шул ук вакытта язучы беренче мөмкинлек булуга ук, Уфага барып, үз дебют романы буенча куелган романын караячакмын диде.
«Зөләйха күзләрен ача» спектакле М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрының 98 нче сезонда беренче премьерасы булачак. Романны Россия драматургы Ярослава Пулинович сәхнәләштергән. Спектакльдә труппаның күпчелеге катнаша. Сәхнәгә куючы режиссер сүзләренә караганда, спектакльдә миллилеккә бәйләнеш булмаячак, төп героиня образы аша бөтен Россия язмышы, бөтен ил фаҗигасе күрсәтеләчәк.
Просмотров: 1074
Пипец нашли кого, написала про татар негативное не зная даже истины истории татар,не говоря уже о языке