Казань получила флаг WorldSkills / Әләм Казанга кайта

foto_1-1-8В ходе церемонии закрытия WorldSkills Abu Dhabi 2017 мэр Казани Ильсур Метшин получил флаг чемпионата из рук президента WorldSkills Abu Dhabi 2017 Мубарака Аль Шамси и исполнительного директора Али Аль Марзуки.

Об этом сообщает пресс-служба правительства РТ. Делегацию от России возглавляет председатель правительства РФ Ольга Голодец. Закрытие чемпионата прошло на концертной площадке Du Arena. В церемонии принял участие глава РТ Рустам Минниханов.

Сборная РФ завоевала медали по 11 компетенциям: 6 золотых, 5 серебряных и 1 бронзовую. Голодец выразила благодарность организаторам чемпионата и также пригласила всех в Казань. 44-ый чемпионат профессионального мастерства по стандартам WorldSkills прошел с 14 по 19 октября 2017 года. В нем приняли участие 8 конкурсантов от Татарстана по 7 компетенциям.

inkazan.ru

* * *

Кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Тагын ике елдан бөтен дөньядан җыелган эшче һөнәр ияләрен республика башкаласы каршы алачак. Абу-Дабидагы чараларда катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны дөньякүләм дәрәҗәдә оештырырга һәм үткәрергә сүз бирде инде. Гарәп Әмирлекләреннән үрнәк алачаклар.

foto_1-1-8Инде хәбәр иткәнебезчә, бу көннәрдә Гарәп Әмирлекләре баш­каласында һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионат узды. Ярышларда WorldSkills Internatio­nal оешмасына керүче 59 ил һәм төбәк-вәкилдән 1 мең 255 катнашучы көч сынашты. Алар арасында кемнәр генә юк – балта осталары, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, кыскасы, 50дән артык юнәлеш буенча җи­ңү­челәр ачыкланды. World­Skills Russia илкүләм җыелма командасында 58 егет-кыз бар. Шул исәп­тән Татарстаннан да җиде төрле юнәлеш буенча сигез кеше катнашты. Якташларыбызга Татарстан Президенты да көч бирде.

Республика башлыгының Га­рәп Әмирлекләренә эш сәфәрен “Инстаграм” челтәреннән дә кү­зәтеп бардык. Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов Абу-Да­бида WorldSkills Kazan волонтерлары белән очрашудан фото куйды. Республика башлыгы һө­нәри осталык буенча ярыш мәй­дан­нарын карады, дөнья беренчелеге узучы Abu Dhabi Exhibition Centre National (ADNEC) күргәзмә комплексындагы инфраструктура белән якыннан танышты. Татарстаннар да шаккатырган. Без­некеләр WorldSkills дөнья чемпионатында кунакларны гөбәдия бе­лән сыйлады. Күр­гәзмә комплексында WorldSkills Kazan 2019 интерактив стенды эшләде. Аш-су зонасында милли татар ашлары тәкъдим иттеләр. Берәүләр чәк­чәк белән сыйланса, икен­челәр өч­почмак ашап караган. Ә барыннан да бигрәк гөбә­дияне үз иткән­нәр. Аны пешерү өчен кортны Татарстаннан ук алып киткәннәр.

Абу-Дабида Рөстәм Миңне­ханов Берләшкән Гарәп Әмир­лек­ләренең халыкара хезмәт­тәш­лек буенча дәүләт министры Рим бинт Ибраһим әл-Хашими бе­лән оч­рашты. Президент WorldSkills чем­пионатының оештырылу дәрә­җәсен югары бәя­ләде. “Сез­нең бик матур күргәзмә комплексыгыз һәм әлеге дөнья чемпионатын яхшы итеп оештырган югары профес­сиональ­леккә ия командагыз бар. Сезнең тәҗрибәне өйрә­нәбез. Бер­ләш­кән Гарәп Әмирлек­ләренә хөр­мә­темне белдерәм. Без һәр­ва­кытта да икеяклы хезмәт­тәш­лек­не үстерүгә әзер”, – диде Рөс­тәм Миңнеханов. Ул Илбашы Владимир Путин тарафыннан Россия­нең ислам дөньясы илләре белән элемтәләрне ныгытуга зур әһә­мият бирелүен дә искәртте.

“Безнең ил турындагы җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Россия белән гарәп илләренең якынаюына шатланабыз. Барыбызны да җәм­гыятьтә экстремистлык һәм террорчылык идеяләре таралу куркынычы борчый. Аларга каршы бергәләп кенә көрәшеп була. Шулай ук сезнең икътисадый хез­мәт­тәшлек үсешенә зур әһә­мият би­рүе­­гез һәм Бер­ләшкән Гарәп Әмир­лекләре оешмалары белән бәйлә­неш ноктасы табуыгыз да мөһим”, – диде Рим бинт Ибраһим әль-Хашими. Чит илгә эш сәфәре кыса­сында Президент Strategic Mar­keting & Exhibitions компаниясе җи­тәкчесе Дауд Әл-Шезави белән дә очрашты. Шунысын ис­кәр­тик: бу беренче генә күрешү түгел. Дауд Әль-Шезави – Дубайда ел саен узучы инвестицион форум җитәкчесе дә. Татарстан делегациясе исә әле­ге эштә актив катнаша.

Эш сәфәре кысасында Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internati­o­nal халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли, оешманың башкарма директоры Дэвид Хоуи, WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбарәк Әл Шәмси һәм чем­пионатның башкарма директоры Али Әл Марзуки бе­лән оч­раш­ты. Чара барышында яклар үткән ярышлар көне турын­да фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр WorldSkills чем­пионатының оештырылу дәрә­җә­се­нә соклануын белдерде. “Бүген сезнең ярышлар белән шәх­сән кызыксынуыгызны күрдек. Бер минутка да телефоныгызны куеп тормадыгыз һәм барысын да камерага тө­шереп бардыгыз. Бертуктаусыз четерекле сораулар биреп тор­дыгыз. Бер уйлаганда, күзгә кү­рен­ми торган нәрсәләргә дә игътибар иттегез. Бу Казандагы чемпионат лаеклы дәрәҗәдә узачагына ышаныч уята”, – диде Мө­барәк Әл Шәм­си.

Рөстәм Миңнеханов әй­түен­чә, бүген эшче һөнәрләргә карата кызыксыну уяту бик мөһим. “Россия­дә эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә зур эш башкарыла. Аларның дөнья стандартларына туры ки­лү мәсьәләсе дә безнең өчен бик әһәмиятле. Без дөньядагы иң югары дәрәҗәгә туры килергә тиеш. Башкача юл юк. Өстәвенә Берләшкән Гарәп Әмирлек­лә­рен­дә үзебезгә үрнәк булырдай кешеләрне күрдек”, – диде Президент.

Бар да шәп булачак! Бу хакта Абу-Дабида илкүләм җыелма командасы вәкилләре белән очрашу барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец та әйтте. “Казан дөнья чемпионатына “бишле”лек әзер­ләнәчәк дип ышанам”, – дип белдерде ул Татарстан башкаласында узачак чарага әзерлек һәм оештыру турында сөйләгәндә. Ольга Голодец фикеренчә, һөнәри белем бирү системасын яңартып бетерү өчен тагын ике-өч ел вакыт кирәк. “Көллият­ләрдәге әзерлек дәрә­җәсе һәм дөньякүләм стандартлар арасында аерма бар әле. Бү­ген көллиятләрнең 49,7 проценты WorldSkills системасына күчте. Безнең максат аларның барысын да күчереп бетерүдән гыйбарәт”, – диде ул. Очрашу барышында дөнья чемпионатында Татарстаннан катнашучы Вадим Поляков хис-кичерешләре белән дә уртак­лашты. КНИТУ (КХТИ) студенты бәйгедә суыткычлар юнә­леше буенча катнашты. “Бирем­нәр авыр иде, әмма барысына да өлгердем. Корея һәм Кытайдан көндәшләр бик көчле”, – диде Поляков.

Әлеге юллар язылган вакытта Абу-Дабида дөньякүләм чем­пионатның ябылу тантанасы башланды. Бәйрәмдә җиңүче­ләрне игъ­лан итү белән бер­рәттән, World­Skills әләмен киләсе чемпионатны уздыручы илгә тапшыру да каралган. Россия делегациясе составында Ольга Голодец, Рөс­тәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да бар. Исәнме, WorldSkills Kazan 2019!

“Ватаным Татарстан” (№ 155, 20.10.2017).

Просмотров: 1115

Комментирование запрещено