«Духовные ценности как основа и суть ислама»: на VI съезде РДУМСО с проповедью выступил Верховный муфтий Талгат Таджуддин (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО) / Мөселманнар хисап тота

22554750_894554500700886_4890077575276875473_nВ Самарской соборной мечети состоялся VI съезд Регионального Духовного управления мусульман Самарской области (РДУМСО). В работе съезда принял участие председатель Центрального Духовного управления мусульман России, верховный муфтий Шейх-уль-Ислам Талгат Сафа Таджуддин.

На повестке съезда стояли следующие вопросы: отчет Председателя РДУМСО за период с 2012 по 2017 годы; отчет контрольно-ревизионной комиссии за тот же период; выборы состава Президиума и контрольно-ревизионной комиссии РДУМСО.

Для участия в VI съезде РДУМСО были избраны 212 делегатов, прибыли и получили мандаты с правом решающего голоса 207 человек. Возраст участников религиозного мероприятия — от 21 года до 93 лет. 50 мусульман из состава делегатов совершили хадж.

Мероприятие началось с чтения аятов Священного Корана. Затем Верховный муфтий Талгат Таджуддин поприветствовал почетных гостей и участников съезда от себя и от имени Центрального Духовного управления мусульман России, в состав которого входит более 2000 мусульманских общин. Он пожелал всем «мира и милости Всевышнего в духовной и просветительской деятельности, в работе по сохранению ценностей истинного традиционного ислама, который был унаследован от наших предков».

BE898FB7-592C-40EA-9F5C-FC5051C90810_cx0_cy11_cw0_w1023_r1_simage image2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12Фотографии Аняса МИНГАЛИ.

Текст - samddn.ru

* * *

Самараның Җәмигъ мә­четендә Самара өлкәсе мө­селманнарының VI корылтае булып узды. Чарада өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вә­килләре, өлкә мәчетләре имам­нары һәм дин әһелләре, милли-мәдәни оешмалар җитәк­челәре катнашты. Корыл­тайга өлкә­нең барлык районна­рыннан 212 делегат чакырылган иде.

Гадәттәгечә, Коръән сү­рәләре укудан башланып кит­кән чарада, экстремизмның ислам һәм башка традицион диннәр белән бәйле булмавы, аның белән көрәшү юллары турында сүз барды. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхел-ИсламТәлгать Сафа Таҗетдин иң элек яшьләр арасында аң-белем таратуны киң­рәк алып барырга кирәклеген ассызыклап, бу юнәлештә өлкә мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм аның рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның актив эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Самара өлкәсенә радикаль агым, ваххабитлар үтеп керә алмады. Андый очраклар булса да, алар биредә төпләнеп калырлык туфрак тапмадылар. Ә күрше Татарстан, Башкортостан республикаларында, Себердә күңелсез хәлләр турында ишетелгәли”, — дип сөйләде баш мөфти. Идел буе округының Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Сергей Чабан, өлкә хөкүмәте администрациясенең эксперт хезмәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә тоту департаменты җитәкчесе Дмитрий Холин, шулай ук бу сүзләр белән килешеп, 20 елдан артык Диния нәзарәтенең хакимият органнары белән уртак тел табып, экстремизм һәм терроризмга каршы, кулга-кул тотынышып, бергә эшләүләрен белдерделәр. Дмитрий Холин өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның бу корылтайга юллаган сәлам хатын җиткерде. Анда өлкә мөселманнарының Региональ Диния нәзарәтенә традицион ислам кыйммәтләрен саклауда, регионда конфессияара һәм милләтара тынычлык һәм дуслык урнаштыруда актив эш алып баруы өчен рәхмәт сүзләре әйтелгән иде. Чараны алып баручы өлкә мөселманнары Диния нә­зарәтенең җәмәгатьчелек бе­лән элемтә һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Радик Газизов Губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновның һәм Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиевның Рәхмәт хатларын җиткерде.

Самара шәһәре башлыгы Олег Фурсов та өлкә мөсел­маннарының Самара үсе­шенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте, төзелеш, медицина, фән, спорт һәм башка юнәлешләрдә югары дәрәҗәләргә ия булган дин кардәшләребезнең исемнәрен атады.

Самара Җәмигъ мәчетен һәм өлкәбез­нең башка гый­бадәтханәләрен төзүдә актив катнашкан «Прогресс-В» төзү компанияләре төркеме пре­зиденты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мө­хәммәтшин Самара төбәге мөселманнарының һәрдаим өлкә һәм шәһәр җитәкчелегенең ярдәмен тоеп яшәүләре турында әйтеп, барлык мөселманнар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Котлаулар, сәламләүләр тә­мам­лан­­­ганнан соң көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралды. Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Ярул­­лин 2012 — 2017 елларда башкарылган эшләргә йомгак ясады. “Бүген өлкә Диния нәзарәтендә 94 мәхәллә — 81 мәчет, 9 намаз уку бүлмәсе бар. Пох­вистнево районының Гали авылында, Исак­лы район үзәгендә, Сызран һәм Жигулевски шәһәрләрендә берәр мәчет төзелеп килә. Самара өлкәсе буенча Җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе белән килешү төзелеп, өлкә төрмәләрендә намаз уку бүлмәләре булдырылды, тоткыннар белән эшләү өчен имамнар куелды.

Балалар — безнең киләчәгебез, шуңа да аларга дини тәрбия бирүгә зур әһәмият бирәбез. Самараның Җәмигъ мәчетендә һәм өлкә мәхәлләләрендә ел саен “Ислам динен беләсеңме?” викторинасы, Мәүлид-ән-Нәби, Корбан бәйрәмнәре үткәрелә, 5 ел дәвамында 900 бала дини белем алды. Өлкә һәм шәһәр хөкүмәте ярдәме белән мөселман балалары ел саен “Космос”, “Колос”, “Золотая рыбка” балалар лагерьларында ял итеп, сәламәтлек ныгыту, чыныгу белән бергә туган телләрен камилләштерәләр, ислам дине нигезләрен үз­ләштерәләр”, — дип, мөфти Региональ Диния нәзарәте башкарган эшләр, мәгариф, сәламәтләндерү, гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм демография министрлыклары оештырган чараларда да актив катнашуы турында сөйләде, мәхәлләләр имамнарына, төрле чаралар оештыруда ярдәм итүче иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Шулай ук делегатлар игътибарына нәзарәтнең үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде. Өлкә авыллары мәхәлләләре имамнары докладларыннан соң яңа президиум һәм ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау булды. Де­ле­гатларның бердәм тавышы белән президиум составына кабат Вагыйз Яруллин, Җәмил Вәлиуллин, Илгизәр Сәгъдиев, Ислам Гомәров, Габдулла Мөхәммәткәрим, Җәүдәт Шәрапов, Мөдәррис Латыйпов, Наил Сөләйманов, Иршат Сафин, Гомәр Яруллин, Наил Биктаев һәм Әхмәткәрим Миннекаев сайланды. Ревизия комиссиясе сос­тавы да үзгәрешсез калды, анда элеккечә Газизҗан Сафиуллин, Рәфыйк Бадамшин һәм Ринат Фәйзетдинов эшләячәк.

Кайбер делегатлар корылтайдан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Президиум әгъзасы, Сызран шәһәре, Сызран һәм Шигон районнары мөселманнарының имам-мөхтәсибе, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, мәсәлән, тү­бәндәгеләрне белдерде:

- Минемчә, Самара өлкәсе мөсел­маннарының VI корылтае файдалы һәм нәтиҗәле үтте. Диния нәзарәте эш­чәнлеген яхшырту буенча тәкъдимнәр дә булды. Камышлы, Кләүле, Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәм­мәткәримнең чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә. Ул күбебезне борчыган җит­ди мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Аның сүзләренчә, авыл мәчетләрен тоту өчен коммуналь хезмәтләренә түләргә акча табуы кыен, өлкәбездә укымышлы дин әһелләре, дини китаплар җитешми. Хез­мәт хакы түбән булганга күрә, авылларга кайтып эшләргә теләүче яшь имамнар да аз. Бу бик дөрес һәм вакытлы әйтелгән сүзләр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, минемчә, мөселман дин әһелләренең кадр­лар резервын тупларга кирәк. Диния нәзарәте белән бергәләп бу проблемаларны хәл итәрбез, дип уйлыйм, — диде ул.

Калган делегатлар да Самара өлкәсе мөселманнарының VI корылтае эшлекле узуын белдерделәр. Шулай итеп, өлкә Диния нәзарәте эшчәнлегенә уңай бәя бирелде, киләчәккә планнар билгеләнде.

Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1579

Один комментарий

  1. Выступление Председателя ЦДУМ РОССИИ, муфтия Талгат-хазрата Таджутдина на 6 Съезде РДУМСО (ВИДЕО): https://youtu.be/ADtfKDRoQLc

    Выступление Д.В.Холина, заместителя руководителя Администрации Губернатора Самарской области на 6 Съезде РДУМСО (ВИДЕО): https://youtu.be/y8neLjkIfCo