Алтын көзнең нурлы иртәсендә
Сабый туды якты дөньяга.
Бәхетле бул, диеп пышылдады
Газаплардан тынган яшь ана.
Кайнар күкрәгенә кыяр-кыймас
Кагылдылар нәни иреннәр.
Бу ләззәтле мизгел аналарга
Изге табигатьтән бирелгән.
Киң күкләрдән иңде илаһи хис,
Бу хистән дә татлы нәрсә бар?!
Гомер буе сүнми мәхәббәте,
Шул хис белән көчле аналар.
Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.
Просмотров: 1252