Җир йөзенә тынычлык, илаһи матурлык иңгән көннәрнең берсендә без, Шенталы районының Денис авылында яшәүче мөселман кардәшләребез, Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә җыелдык. Чарага чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз да кайткан иде.
Имамыбыз Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов дөнья яратылганнан бирле җир йөзенә йөз егерме дүрт мең пәйгамбәр килүе, ә Мөхәммәт Мостафа гәләйһис-сәлләмнең соңгысы булуы, сөекле пәйгамбәребезнең тормыш юлы, аның ислам диненә өндәү өчен җир йөзенә җибәрелүе, сәхабәләренең аның ярдәмчеләре булуы турында сөйләде, кыямәт көнендә аның кешеләргә шәфәгать кыла алуы турында искәртеп үтте. Җәгъфәр хәзрәт Изге китаптан мисаллар китереп-китереп сөйләде, гыйбрәт алырлык вәгазьләре белән шатландырды. Бәйрәмдә Аллаһы Тәгаләнең илчесе хөрмәтенә мөнәҗәт-салаватлар дә әйтелде, Коръән аятьләре укылды, изге теләкләр теләнде.
Ахырда бәйрәмдә катнашучылар авылыбызның уңган хатын-кызлары әзерләгән сый-нигъмәтләр белән сыйландылар. Ә авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырагач, өйлә намазын укыдылар.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1406