Тормыш юллары катлаулы

DSC09442

Халидә әби килене Сәлимә белән.

- Дөнья ул — сынау һәм сыналу йорты. Сугыш елларында ачлыгын да, ялангачлыгын да, авыр хезмәтне дә күп кичердем. Әмма барына канәгать булып яшим, — дип сөйли тугызынчы дистәне түгәрәкләп килүче Халидә әби Зөбәерова.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер ки­черүче ак әбекәйне тормыш чыбыркысы күп куаласа да, көмештәй ак чәчләре, йөзендә барлыкка килгән җыерчыклары аны бозмыйлар.

Халидә Кадыйр кызының яшүсмер чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килә.

- Гаиләдә без биш кыз бала үстек. Элек ашлыкны урак белән уралар иде бит. Апаларым көлтә бәйли, ә мин алар артыннан төшеп калган учмаларны тырмалап барам. Ул вакытта икмәккә ихтирам да, эш сыйфатына таләп тә бик зур иде. Кырда бер генә башакны да калдырырга ярамый иде, — дип дәвам итә ул сүзен. — Районнан килгән тикшерүчеләр дә күп. Менә шулай, көнне төнгә ялгап, туйганчы ипи ашый алмыйча, эшләдек тә эшләдек. Аннан соң бер ел шәһәрдә ФЗӨ дә укыдым. Унтугыз яшемдә вербовка буенча Төркмәнстан якларына чыгып китәргә туры килде. Белемем булмагач, анда да чиста, җиңел эш әзерләп куймаганнар икән. Төзелештә эшләргә бик авыр булды. Өстәвенә, миңа — яшь кызга, төркмән егетләре бәйләнә  башлады. Телләрен белмәгәч, алар ни сөйләгәнне аңлап та булмый, шикләндерә.

Шунда Рәҗәп исемле татар егетен очратып, аңа кияүгә чыктым. Улыбыз Рәшит тугач, без аның белән Похвистневога кайтып төпләндек. Бераздан ирем Ерак Көнчыгышка китәргә булды, ә ата-анам мине аның белән җибәрмәде.

Мин райондагы төзелеш оешмасында эшли башладым, улымны әти белән әни карады. Бераздан яңа мәхәббәтемне — Газизнурны очраттым, кияүгә чыктым. Тик бу никахым да уңышлы булмады. Газизнур мине ташлап, Богырысланга кайтып китте. Мин яшь тә ике айлык кызым Мәдинәне кочаклап, ялгыз калдым. Тормыш авырлыгына чыдый алмыйча, кызымны Богырысландагы әби-бабасына илтеп бирергә туры килде. Юк, мин аны ташламадым, һәрвакыт кулымнан килгәнчә ярдәм итеп, ара­лашып яшә­дем. Мәдинә үсеп җиткәч, үзе «әни» дип, яныма килде. Без әле дә аралашып яшибез.

Ул үзе дә ирсез, ятим калып, ике баласын аякка бас­тырды, бүгенге көндә дә күчтәнәчләрен күтәреп килеп, әнкәй дип, хәлемне белеп тора.

Вакыт дигән нәрсә бик тиз үтә икән ул. Бер ялгызым калгач, авылдашым Сәетгали мине соратты, һәм мин риза булдым. Яңа Мансур авылына күчеп килдек, егерме биш ел тату яшәдек, бер малай, өч кыз үстердек. Менә инде ирем мәрхүм булганга да кырык елга якын гомер узган. Аллаһыга шөкер, Сәетгалием тыныч холыклы, сабыр, басынкы кеше иде. Аның якты истәлеге булып, уртак балаларыбыз калды. Бүгенге көндә кызларым барсы да кияүдә, ә мин улым Наил һәм киленем Сәлимә тәрбиясендә яшим. Сугыш елларында кичергән авырлыкларны, балачакта эшләгән хезмәтләремне югары бәяләп, мин орден-медальләр белән бүләкләндем. Ә “Ана даны” дип аталганы минем өчен аеруча кадерле. Хөкүмәт миңа фатир да бирде, пенсиям дә җитәрлек, — дип әңгәмәбезне тәмамлады Халидә Кадыйр кызы.

Әйе, гыйбрәт алырлык тормыш юлы узган Халидә әби ха­тын-кыз һәм ана бәхетен Сәет­гали ага белән яши башлаган елларында гына татыган. Ул егерме биш ел парлы тормышта яшәп, итәк тутырып балалар үстергән. Беренче балаларын — кызы Мә­динә белән улы Рәшитне дә читкә типмәгәннәр: “Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә минем алты балам, оныкларым һәм оныкчык­ларым җир йөзендә сау-сәламәт яши”, — дип куана Халидә әби.

Хатын-кыз олыгайган көнен­дә янында яратып кавышкан ире, оя корган балалары булганда һәм җанга газиз оныклары йөгереп йөргәндә генә чын бәхетле була ала. 

“Тормыш юллары катлаулы. Шулай да түзем, сабыр, кешелек­ле булып калырга кирәк”, — дип тикмәгә генә әйтми торгандыр Халидә әби.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1237

Комментирование запрещено