Исәнмесез, хөрмәтле “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре. Сезгә бу хатны Самарада яшәүче Наилә апагыз яза.
Мин газетаны 20 елдан артык яздырып алам, һәр санын яратып укыйм. Анда авыл тормышы яктыртыла, милли мәдәният, мәгариф һәм милләтебезне борчыган башка күп мәсьәләләр күтәрелә, аларны хәл итү юллары да тәкъдим ителә. Ана телебезне, милләтебезне саклап калу юнәлешендә зур хезмәт күрсәтүегез өчен сезгә зур рәхмәт, Рәфгать әфәнде!
Газета битләрендә укучыларның иҗат җимешләрен дә даими бастырып торасыз. Каләм тибрәтүчеләр үзләренең әсәрләрен яраткан басмаларында күреп горурланалардыр, мөгаен. Бу бит алар өчен шундый зур хөрмәт!
Мин дә, күңелем тулганда, шигырьләр язгалыйм. Шуларның берсен — туган авылым Солтанголга (Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы) багышлап язылганын сезнең һәм газета укучыларының хөкеменә тәкъдим итеп карарга булдым.
Туган авылым, синең
кырларыңда
Үткән инде минем балачак.
Яшел болыннарың, борылып
аккан сулар,
Мәңге исләремдә калачак.
Үтте еллар, ярсып сулар
акты,
Мин дә киттем туган
ягымнан.
Күңелем сине һаман якын
итә,
Үтсә дә күптән ул заман.
Яшел куакларда кошлар
сайрый иде,
Кырларыңда сабан сөрәләр.
Кичке урамнарда гармун
тавышлары
Һаман төшләремә керәләр.
Ерак киттем синнән, туган
ягым,
Күп вакытта искә төшәсең.
Эшкә уңган кешеләрең белән
Горурланып гомер кичәсең.
Кайбер минутларда сине
сагынып,
Олы юлдан кайтыр идем мин.
Күңелемдә булган
сагышларны,
Сине күргәч онытыр идем
мин.
Кызыл тауларың да һаман
истә,
Су буйларың, яшел юлларың.
Йөрәгемдә мәңгелеккә
калган
Сызылып аткан алсу
таңнарың.
Яз көнендә кар сулары эчеп,
Ялан аяк йөгереп үстек без.
Сугыш елларында
ачлы-туклы
Төрле хәсрәтләрне кичтек
без.
Нинди авырлыклар кичерсәк
тә,
Туган авылым йөрәк түрендә.
Йөгереп кайтыр идем
авылыма,
Ләкин авылым ерак күренә.
Көзен киткән кошлар язын
кайта,
Колач канатларын кагынып.
Мин дә бер кайтырмын
авылыма,
Үткән елларымны сагынып.
Олы юлдан кайтып, кырлар
аша,
Кинәле күперен узармын.
“Саумы, авылым! Сагынып
кайттым”, — диеп,
Кулларымны сиңа сузармын.
Наилә ҖИҺАНШИНА.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1285