Похвистнево районының Гали авылы мәдрәсәсендә җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова инициативасы белән зур Мәүлид мәҗлесе уздырылды. 80нән артык хатын-кыз тәүбә сүзләре ишетеп, чын күңелдән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не олылап, искә алып, салаватлар әйтте, Мәүлид укып, догалар кылды.
Самарада ун елга якын шәкертләргә дини гыйлем биргән, бүген гаиләсе белән Гали авылында яшәүче Гамбәр Латыйпова җирле мәдрәсәдә 100ләп хатын-кызны укыта. Мәҗлестә ул бик матур итеп вәгазьләр сөйләде, шәкертләре үзара бүлешеп, “Ясин сүрәсен” укыдылар. Аннан мәҗлескә килүчеләр бергәләп Мәүлид укыдылар, ә Кәүсәр ханым догаларның мәгънәсен аңлатты.
Мәҗлескә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, Фәһимә Зарипова җитәкчелегендәге “Әбиләр чуагы” төркеме, эшкуар Кәүсәр Латыйпова ярдәме белән мул табын әзерләнгән иде.
Ашап-эчеп алганнан соң, хатын-кызларыбыз тагын бер очрашып васыятьнамә, тәрбия турында сөйләшергә килештеләр.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1324