Керәшеннәр турында беренче академик монография дөнья күрде

Clipboard7319 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференцияләр залында “История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” дигән китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының «Татар-керәшен, нагайбәкләр тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге» җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков хәбәр итте.

“История и культура татар-кряшен XVI – ХХ вв” монографиясе коллектив хезмәт, — ди Радик Исхаков. – Әлеге хезмәт күптән көтелде. Биредә татар-керәшеннәр турында тулы, җентекле мәгълүмат бирелә. Тарихы, мәдәнияте тирән чагылдырылган. Архив материаллары, борынгы кулъязмалар, дини фактлар – барысы да бер җыентыкка тупланды”.

Монографияне әзерләүдә Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорск калаларының тарихчылары, этнографлар, этносоциологлар, сәнгать белгечләре, филологлар һәм дин эшлеклеләре катнашты.

“Татар-информ”.

Просмотров: 903

Комментирование запрещено