Тормыш итү өчен һәрбер кешегә тумыштан никадәр көч-куәт, киң кырлы сәләтләр, иҗат итү мөмкинлекләре бирелгән. Тик аларны тормышка ашыру өчен зур теләк, тырышлык белән бергә үзләрен куллана да белергә кирәк шул әле.
Моның өчен һәркемгә тормышта үз урынын, үз юлын таба белергә дә кирәк. Берәүләр аны яшьтән табалар. Икенчеләр — озак еллар үткәч кенә. Өченчеләр — үзләрен таба алмыйча, тормышта адашалар һәм бу дөньядан шулай китеп тә баралар.
Яшьлектә ташып торган көч-куәт бирелсә дә, тормыш тәҗрибәсе соңлабрак, нужалар күргәч һәм әйләнеч, урау юллар аша үткәч кенә килә. Тик менә ул вакытта әле дәрт булса да, дәрман шилгән була шул инде.
Гомер узган саен үткәннәргә тирәнрәк анализ ясый башлыйсың. Кабат яшәп булса, бу тормышта ничек яшәр идем икән, дигән уйлар да башка килә.
Тик аны кабатлап булмавын аңлагач кына, яшәүнең һәр минуты никадәр кадерле булуын һәм тормыш барышындагы һәр гамәлеңне, һәр адымыңны уйлап башкарырга кирәклеген тирәнрәк аңлый барасың.
Нишләр идем икән?
Бер кырык ел ташлап булса,
Мин соң нишләр идем икән?
Егерме биш кенә тулса,
Корыч кебек булса җилкәм?!
Бәреп чыкса чишмә кебек
Җиргә сеңгән яшьлек көчем,
Ничек итеп язмыш җебен,
Сүтәр идем ниләр өчен?!
Хәзер булган акылымнан
Сабырлыклар алыр идем,
Түземлекнең ахырында
Зур уңышлар табыр идем.
Исәнлекне саклап кына
Барыр идем тормыш буйлап,
Уй-фикерне җайлап кына,
Гамәлемнең артын уйлап.
Ургып торган яшьлек көчем,
Дилбегәсен урап тотып,
Хыялларым җиңсен өчен,
Түзәр идем утлар йотып.
Серле тормыш юлларының,
Иң уңаен табар идем,
Ташкын кебек уйларымны,
Төймә кебек җайлар идем.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.
Просмотров: 1129