Яңа 2018 елның төп сәяси вакыйгаларыннан берсе якынлаша. Март аенда узачак Президент сайлавы турында инде хәзер үк сөйләмәсә шул розеткага тыгылган үтүк кенә сөйләмидер. Үтә дә мөһимгә әйләнгән ул чара гади кешегә ни бирәчәк соң? Әллә ул, кандидатларның берсе бәяләгәнчә, бары олы бюджетлы сәяси шоу гына булып, дивидендлары һушлы сәясәтчеләргә генә тәтиячәкме?
“Сайлау, имеш. Кире саннарны (алдында минус тамгасы торган саннарны – авт.), күп итеп алып, бергә кушып карагыз. Күпме кушсагыз да нәтиҗә нульдән ким чыгачак. Иҗтимагый пассив, нәкъ шул сәбәпле кимсетелгән, бәхетсез һәм фәкыйрьләр – көндәлек тормышта, көнкүрештә дә дөрес карар кабул итә белмәгәннәр фикерен бер өемгә җыеп, ил өчен хәлиткеч мәсьәләне чишәргә алыну – киләсе срокка кем президент булырга тиеш, дигән сорауга дөрес җавап табарга тырышу мантыйк кысаларына аз гына да сыймый”. Танылган журналист Александр Невзоровның сайлау хакындагы фикере шундыйрак.
Әлеге сүзләрдә хаклык юк түгел. Тик йөз юләрнең күмәк акылы бер акыллыныкына тормый дип, сайлаудан баш тартып, мәсәлән, шул ук монархиягә дә кайтып булмый.
ХХI гасырда яшибез. Алдынгы дөньяга, заман җилләренә ияреп, җилкән күтәрү дә бездә хафалы гамәл санала. Чын гражданлык җәмгыятеннән, халыктагы сәяси активлыктан, демократиянең классик вариантын әйткән дә юк, бездәге власть әлегә чын шүрләү белән шүрли. Аның күзенә, карачкы булып, һәрчак төсле революция, фетнә-чуалышлар күренә. Алары гел булмаганда да демократик җәмгыять белән идарә итү күпкә авыр һәм мәшәкатьле. Чөнки андый строй төрле вертикальләрне, бер кулдан идарә итүне күздә тотмый. Ягъни, җыеп әйткәндә, Россиядә заманча тормыш корырга да ярамый, искечә дә яшәп булмый килеп чыга. Йомык әйләнә. Инде нишләргә? Нәтиҗәдә Россиядәге хакимият бүген демократия уены уйнарга мәҗбүр. Җитлекмәгән гавамның җитлекмәгән фикерен мәгълүмат чаралары аша “өлгертеп”, аңа кирәкле юнәлеш биреп, тавыш җыюны, шуны ирекле сайлау дип атап, аның нәтиҗәләренә буйсынган булып кылануны башкача ничек аңлатасы?
Уен уйнап утыруның төп начарлыгы шул: алай кыланып без хөр,
ирекле тормышка, чын халык хакимиятенә, гражданлык җәмгыятенә ирешүне билгесез срокка кичектереп киләбез. Кичегү, пошмаслыкның дәлилләре, төсле һәм төссез инкыйлаблардан тыш, имеш, Европа булып ул да бүгенге халәтенә гасырлар буе килгән. Имеш, без әле аңа әзер түгел. Гавамның башына ХХI гасырда да кибәк тутырып торгач, әзер булмассың шул. Демократик кыйммәтләр күркәм эчке сәясәттән тыш икътисадны, аның аша халыкның тормыш
сыйфатын да билгели. Авторитарлык, хакимият вертикале, шулар сәбәпле булган сәяси, милли, икътисадый хокуксызлык – болар барысы да безне итәктән тартып үткәндә тота торган, гади халыкка якын араларда лаеклы тормыш вәгъдә итми торган факторлар. Андый вәзгыятьне тагын күпмегә сузып була?
Март аенда булачак сайлау ул, бәйсез сәясәтчеләр күптән белдергәнчә, бары Илбашының мандатын озынайту, аңа тагын алты елга Кремльдә калырга хәер-фатыйха бирү. Аны плебисцит яки референдум дип атау дөресрәк булыр иде. Тик “сайлау” сүзеннән баш тартырга ярамый. Чит илләрдә исәпләшсеннәр, кул бирсеннәр өчен Президентка президентларча хакимияттә калу, ягъни легетимлык кирәк. Россия тарихына кире тамга белән кереп каласы килмәгәндә, соңгы срок аңа әле тагын тезгенне бераз бушату, авторитарлыктан ерагаю, шул ук Украина, алдынгы дөнья – Көнбатыш белән араны булдыра алганча җайлау өчен дә кирәк, дип фаразлыйсы килә.
Наил ШӘРИФУЛЛИН.
“Ватаным Татарстан” (№ 4, 13.01.2018).
Просмотров: 1042