Ректор Болгарской исламской академии, заместитель муфтия РТ Рафик хазрат Мухаметшин рассказал ИА «Татар-информ» о символическом значении тугры, которая вчера была подарена Президенту России Владимиру Путину на встрече с религиозными деятелями в Казани.
Изготовил тугру казанский каллиграф, начальник отдела каллиграфии Российского исламского института Рамиль хазрат Насибуллов. Рафик Мухаметшин пояснил, что художник сначала рисует тугру, затем с помощью специальной программы на станке на бархате вышивается рисунок. Это кропотливый труд, отметил хазрат. Он добавил, что изготовление тугры заняло у автора примерно месяц.
«Тугра – это не религиозный символ, а персональный знак правителя. Будет неверным считать, что он распространен только в мусульманских странах», – уточнил Рафик Мухаметшин. Русские цари, вплоть до Петра I, использовали именные тугры, чтобы закреплять грамоты и послания мусульманским правителям. Согласно восточным традициям, сегодня тугра имеет большое символическое и культурологическое значение.
По словам Рафика Мухаметшина, на тугре написано «Владимир Владимирович Путин». Религиозный деятель не уточнил, была ли у Бориса Ельцина тугра с его именем.
«Тугра, которую мы подарили Путину, соответствует всем тонкостями изготовления тугры классического жанра. Такую тугру вряд ли когда-либо дарили, так как в России, наверное, нет человека, который бы, как Рамиль Насибуллов, мастерски, зная все тонкости, изготавливал тугры», – сказал хазрат.
Заммуфтия РТ сообщил, что подарок Владимиру Путину вручил Президент Татарстана Рустам Минниханов, он же рассказал о тугре, которая имеет символическое значение. По словам Мухаметшина, подарок заинтересовал российского лидера.
* * *
Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга бүләк ителгән туграның мәгънәсен аңлатты. Ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә туграны Россия ислам институтының каллиграфия бүлеге мөдире Рамил Насыйбуллов ясаганын әйтте.
Рәфыйк Мөхәммәтшин хаким туграсы бүләк итү идеясе ислам институтыннан булганын белдерде. “Туграны эшләү мөмкинлеге бар, дип тәкъдим иттек, ул идея хупланды, һәм тугра бүләк ителде”, — диде. Ректор әйтүенчә, туграның эченә Владимир Владимирович Путин дип язылган. Тышындагы бизәгендә дә, шулай ук исеме язылган. Рәфыйк Мөхәммәтшинда Борис Ельцинга тугра бармы-юкмы икәнлеге хакында төгәл мәгълүмат юк.
Әңгәмәдәш аңлатуынча, рәссам туграны компьютерда ясый. Аннары махсус программа ярдәмендә, станок рәсемне алтын йөгертелгән җепләр белән чигеп, бәрхет тукымага төшерә. “Тугра – ул дини символ түгел, ул дәүләт белән идарә итүчеләрнең тамгасы. Ул мөселман дәүләтләрендә генә таралган, дип уйларга кирәкми. Чыганакларда XVI гасырда – Россия патшалары мөселман илләре белән мөнәсәбәтләр кора башлагач, беренче туграларның булуы билгеле. Петр Беренчегә кадәр ул патшаларның күбесендә булган. Мөселман илләренә хатлар язганда, бер ягына ике башлы бөркетне куйсалар, эчке ягына шул туграны куйганнар”, — дип аңлатты Рәфыйк Мөхәммәтшин.
“Без Путинга бүләк иткән тугра ул – классик жанрның бөтен нокталарына таянып эшләнгән тугра, андый тугра, мөгаен, бүләк ителмәгәндер дип уйлыйм, чөнки Россиядә аны Рамил Насыйбуллов кебек җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен белеп, классик традицияләргә таянып ясаучылар юк дип әйтергә була”, — ди Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Ректор туграны ясау күп вакыт сорый торган эш булуын белдерде. “Иң мөһиме, әлбәттә, кул белән язып чыгу, бер көндә генә эшләнә торган эш түгел, шактый озак эшләнә торган әйбер. Иҗат эше бит ул тиз генә автоматик рәвештә башкарыла торган эш түгел, аның формасы классик булса да, үзгәрмәсә дә, эчтәлеге, әлбәттә, авыр. Шуңа күрә аны эшләү өчен бер ай вакыт китүе мөмкин, һәрхәлдә, бер ай эчендә, бәлки, тизрәк эшләргә дә мөмкин, ләкин ул — бик четерекле иҗади эш. Рәсем программага кертелгәч, аны станокка күчергәндә хаталар булуы мөмкин, шуңа күрә эшләүче, һичшиксез, бөтен процессны карап торырга тиеш инде”, — диде.
Рәфыйк Мөхәммәтшин әйтүенчә, Владимир Путин бүләкне зур кызыксыну белән караган. “Бүләк барыбыз да шунда бергә утырганда тапшырылды. Аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов: “Тугра ул – мөһер, аны дипломатик документларга сукканнар, Сезнең өчен дә — ул символик бүләк” дигән сүзләр белән аңлатып бүләк итте. Владимир Путин туграны бик зур кызыксыну белән карады”, — диде әңгәмәдәш.
КОНТЕКСТ:
«Молодой имам уезжает в село – на что ему жить?»: Крганов рассказал детали беседы с Путиным / Әлбир Крганов Путиннан мәдрәсә тәмамлаган имамнарга ярдәм сорады
* * *
Путин выразил надежду, что татары сыграют свою роль в объединении мусульман России / Путин: Традицион ислам — Россия мәдәни кодының мөһим өлеше
* * *
Путин увидел в росте числа мечетей в Башкортостане развитие традиционного ислама / Путин Уфада эшчеләр, Хәмитов һәм Таҗетдин белән очрашты
Просмотров: 1426
Надеюсь найдётся достойное место этому подарку!