Йөрәк кылы кебек яшьлек юлы

dc40a7cdfce730d8127d1eea5033f1a3Күпме дистә еллар агып китте,
Шушы юлдан кабат барам мин.
Аны үлчәп яшь гомерләр үтте,
Тагын бер узмыйча түзә алмыйм.

Истә калган юлның һәр адымы,
Чокырлары һаман урынында.
Алда әнә «Таңгай чишмә» агымы,
Кояш балкый тонык суында.

Тау астында чишмә исән,
Көмеш суын һаман җырлата.
Чишмә янын халкым күркәмләгән,
Шунысы җылы хисләр уята.

Юл буена килеп җиттем,
Таныш урман шаулап каршылый.
Йөрәк кылы кебек яшьлек юлы
Аны һич тә онытып булмый.

Галимә ӘХМӘТШИНА.
Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1377

Комментирование запрещено