Мәрхәмәтле иде ул

СанияКышның салкын бер көнендә яман чир арабыздан мәрхәмәтле, ярдәмчел, киң күңелле авылдашыбыз Сания Хәй­дәр кызы Әмированы алып китте. Вафатына инде 40 көн тулса да, бу югалтуга күңел һаман ышанып бетми, туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары аны көн саен изге догалар, җылы сүзләр белән искә ала.

Похвистнево районының Гали авылында туып-үскән Әминә Хәйдәр кызы балачактан туган җиренә, аның тырыш, бердәм халкына гашыйк иде. Шуңа да, Подбельск педагогия училищесында башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләшетереп, бераз Ногай авылы мәк­тәбендә эшләп алганнан соң, кабат туган авылына кайтып урнашты. Читтән торып югары белем алган авылдашыбыз мәктәптә биология дәресләре укыта башлады, укучыларында туган җиргә, аның гүзәл табигатенә мәхәббәт тәрбияләүгә тормышын багышлады. Сания ханым тырышлыгы белән мәктәптә туган якны өйрәнү буенча түгәрәкләр, “Гали” музее оештырылды. Бик күп эзләнүләр, тикшеренүләр үткәреп, анда авылыбыз, аның халкы турында кызыклы тарихи материаллар тупланды. Икетуган энесе Расих Мөҗаһит улы Латыйпов киңәше белән Сания ханым соңгы 8 елда мәктәптә “Туган як” укулары үткәреп килде, төрле экскурсияләрдә катнашты. 2010 елдан башлап, өстәмә белем бирү системасында да эшләде.

Сания Хәйдәр кызы нәрсәгә алынса да, барысын да җиренә җиткереп, бөтен көчен куеп эшләргә тырышты. Балалар белән төрле проектлар төзеп, район, өлкә бәйгеләрендә катнаша иде. Аларның күбесе уңышлы булып, мәктәбебез грантлар да отты. Бу акчаларга музей өчен кирәкле тумбалар, стендлар сатып алынды.

Ул хезмәтендә генә түгел, тормышында да күпләргә үрнәк булды. Акыллы, сабыр, киң күңелле, Һәрбер кешегә тиешле киңәшне матур итеп, тыйнак кына җиткерә белде. Сания ханым белән сөйләшкәннән соң күңел тынычланып кала, тормышка өмет туа, яктылык арта иде. Ул бик күп ятим, авыру, гарип кешеләргә ярдәм кулы сузды, якын дус та, киңәшче дә, ярдәмче дә, сердәшче дә булды.

Кайнанасы белән дә Сания тату яшәде. Аны да, авыру ире Әсгатьне дә кадерләп соңгы юлга озатты, үзенең әнисен дә бик карады. Ана сүзе, киңәше аның өчен тормыш кагыйдәсе булды.

Саниянең яман чир белән көрәшүе өч ел дәвам итте. Бик читен булгандыр аңа. Ләкин бервакытта да зарланмады, йөзеннән елмаю чаткылары сүнмәде. Үз хәле мөшкел булуга карамастан, ул иренең бертуган апасы Раузаны уйлады, “Күзләре күрми бит, кем аңа ярдәм итәр инде?” — дип кайгырды.

Соңгы сулышына кадәр Сания янында әнисе, Саҗидә апакае, кызы Динә, улы Тәлгать, килене Румия, гаиләсе белән абыйсы булдылар. Якыннары аны хөрмәтләп карадылар, кадерләп соңгы юлга озаттылар.

Сания Хәйдәр кызы һәр авыл­дашының йөрәгендә мәрхәмәтле, яр­дәмчел, киң күңелле булуы белән тирән эз калдырды. Кояш кебек балкып торган якты йөзе, сабыр гына елмаеп басып торулары, ягымлы итеп, басынкы тавыш белән сөйләшүләре бер дә күз алдыннан китмәс. Урыны Фирдәвес җәннәтләрендә булсын. Амин.

 

Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА,

ветеран укытучы.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1350

Комментирование запрещено