Кешелекнең могҗизасы — ана булу,
Тормышының чәчәкләре — бала туу.
Әниемне котлыйм бүген бәйрәм белән,
Күңеленә үтсен минем наз-ярату.
Татлы тойгыларга төйнәлсен ул,
Йөрәк түрләрендә сөю тамырлансын!
Әнкәемнең кулыннан беркайчан да
Чәчәк бәйләмнәре өзелмәсен.
Күк йөзе дә аның өчен генә,
Йолдыз сәламнәрен коеп тора.
Яшәсен дип әнкәй тик бәхеттә,
Күз нурымның җылысын тоеп кына.
Файдасызга үтми һич гомерең,
Син кагылган җирдән гөлләр калка.
Кояштыр син, йомшак җиләс һава,
Тормыш гөлем, туган туфрагым син.
Оныкларның шат көлүе кебек,
Балкып торсын ачык йөзең берүк.
Бала кочкан-үпкән анадан да
Бәхетлерәк кеше күргәнем юк!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1770