Кичә, 18 мартта, Татарстан мөфтие Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«18 март көнне Кояш бату белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт айның берсе — Рәҗәб ае җитә. Мөбарәк Рәҗәб ае мөселманнар өчен бик кадерле: изге гамәлләр һәм гыйбадәт кылуның саваплары шушы фазыйләтле вакытта арттырып языла. Кәламе шәрифтә болай диелә: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе (Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм һәм Рәҗәп) хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять). Рәҗәп ае якынлашкач, безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәп һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
Камил Сәмигуллин Рәҗәп ае күп кенә күркәм вакыйгалар белән билгеле икәнен искә төшерә. Мисал өчен, бу айда гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә ашу (“Мигъраҗ”) вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә, быел ул 13 апрель көненә туры килә, мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намазның фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә ﷺкыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Шулай ук бу айның беренче җомгасында Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган, дип әйткән мөфти.
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае. Әгәр бер кеше Рәҗәб аенда ураза тотса, Аллаһы Тәгалә савабын арттырыр”. Шуңа күрә Рәҗәб аенда тоткан ураза аеруча әһәмияткә ия булуы аңлатып әйтелә бу мөрәҗәгатьтә.
«Аллаһы Тәгалә безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга ярдәмнәрен биреп, изге эшләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып язып, Үзенең рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешү белән бүләкләсә иде», — дип тели Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.
* * *
Муфтий Татарстана Камиль Самигуллин обратился к мусульманам в связи с наступлением месяца Раджаб, сообщает пресс-служба ДУМ РТ.
По мусульманскому календарю, 18 марта после захода солнца наступил месяц Раджаб, предшествующий посту. В этот месяц были запрещены военные действия. Считается, что вознаграждения за совершенные в это время добрые дела и поклонения увеличиваются многократно.
«Когда наступал месяц Раджаб, наш пророк Мухаммед обращался к Всевышнему Аллаху с такой молитвой: „Благослови для нас месяцы Раджаб и Шаабан и приблизь нас к Рамадану“», — отметил в своем обращении хазрат.
Камиль Самигуллин напомнил, что пост, соблюдаемый в месяц Раджаб, имеет особое значение.
«Пусть Всевышний Аллах поможет нам почтить должным образом достоинства этого месяца, удержит нас от совершения запретного, многократно воздаст за благие дела и одарит нас возможностью достичь его довольства и благословения», — подчеркнул муфтий Татарстана.
Просмотров: 1183