Бездә — бәйрәм!

SIJoIj-PBKIУрамда яз җилләре исә, исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Һавасы ни тора, кошлар да сайрыйлар. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә.

Менә шундый язның бер буранлы көнендә, 18 мартта, Яңа Ярмәк авылы клубында «Туган илем — гөлләр иле» дип аталган концерт программасы булып үтте. Бәйрәмнең максаты -  тамашачыларның күңелләрен ачу, үзләрен ял иттерү, моң-шигърият дөньясына алып керү, җаннарын сафландыру, назландыру.

Концертыбыз бит «Туган илем — гөлләр иле» дип аталды. Нәрсә соң ул туган ил? Туган ил — ул киң кырлар, басулар, болыннар, без яшәгән авыл-өй. Туган ил, Ватан тик бер генә була. Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Туган якның һавасы да шифалырак, сулары да татлырак.  Кеше кайда гына яшәсә дә, барыбер күңеле туган ягына ашкынып кайта. Туган җир, туган йорт, туган авыл — Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр.

Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы агачлардан, юл буендагы каеннардан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башлана.

Көн буранлы булуга карамастан, клуб халык белән шыгрым тулы иде. Иң элек мәктәп балалары чыгыш ясадылар. Туган ил турында бик матур җыр башкардылар алар.

Мәрьям апа Каюмова, Гөлфия апа Әһлиуллина, Рәмзия апа Мифтахова, Гөлчәчәк апа Гыймаева, Гөлсинур апа Гафурова, Галия апа Сабитова, Әминә апа Хәмидуллина, Наилә апа Хәмәтшина, Гөлчирә апа Нуриева, Алисә Хәмәтшина, Эльмира Гусаинова һәм Айлина Хәмидуллина моңлы җырлары белән тамашачыларның күңелләренә үтеп керделәр.

IG8iZRWZmAYoUV2JkkR9TI SIJoIj-PBKIБиюче кызларыбыз һәм егетебез Рузиль Минхәеров татар, заманча, үзбәк биюләрен бик матур башкардылар. Илебез, туган авылыбыз турында шигырьләр дә яңгырады, үзләренең иҗат җимешләрен шагыйрәләребез Гөлсинур апа Гафурова һәм Галия апа Сабитова укып үттеләр.

«Тышта буран булса — булсын, өйдә буран булмасын», дигән җырны гына искә алырга калды инде. Чөнки концертыбыз барышында ут та сүнеп торды. Бу вакытта алып баручылар Алия Хәмидуллина белән Алисә Хәмәтшина бер дә аптырамадылар: берсе табышмаклар әйтсә, икенчесе мәкальләргә кагылды. Ул арада ерак араны якын итеп, Иске Ярмәк авылыннан гармунчы Динар Гарипов та килеп җитте. Баян белән талантлы җырчылар  булганда утның кирәге дә юк икән. Китте җырлар: әле бер «сандугачыбыз» чыгыш ясады, әле икенчесе. Җырларның ниндиләре генә җырланмады, әби-апалар яшь чакларында кич утыргандагы көйләрне дә искә алдылар.

Баянчыбыз Динар да әллә ничә җыр башкарды. Әй, оста да соң ул, кулларына күз генә тимәсен инде, Ходаем! Моң агылды да, агылды бу көнне!

Концертыбыз соңыннан күмәк бию белән тәмамланды. Аннан барлык артистларыбыз һәм тамашачылар мул табыннар тирәли чәйләр эчеп, тәмле-тәмле ризыклардан сыйланып, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткереп, матур теләкләр әйтеп өйләренә таралыштылар.

 Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1267

Комментирование запрещено