7 апрельдә 19.00 сәгатьтә Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында «Биибез дә, җырлыйбыз да, уйныйбыз да, көләбез» исеме астында узачак «Дуслык» хәйрия концерты үтәчәк.
Чара «Туган якны өйрәнүчеләр» һәм бию түгәрәкләренә йөрүче балалар көче белән әзерләнде. Концерттан җыелган акчалар балаларга төрле конкурс-бәйрәмнәрдә чыгыш ясау өчен сәхнә костюмнары тегүгә тотылачак.
Керү бәясе 50 сумнан старт ала. Хөрмәтле авылдашларыбызны, иганәче-спонсорларны, тамашачыларыбызны көтеп калабыз.
Халик Садри исемендәге мәдәният йортындагы түгәрәкләрдә шөгельләнүче балалар һәм җитәкчеләре Әлфия Рифкатовна, Айгөл Гамилевна.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 995