Балалар — илебезнең киләчәге, дип юкка гына әйтмиләр. Ә алар тәртипле, акыллы, илебезнең лаеклы гражданнары булып үссен өчен, дөрес тәрбияләнергә тиеш. Андый тәрбияне бары тик тулы, тәртипле гаиләдә генә алырга мөмкин. Бигрәк тә кыз балалар гаилә тормышын белеп үссә яхшы.
Камышлыда яшәүче Җәүдәт Инсаф улы һәм Юлия Ядкарь кызы Шәйхетдиновлар берничә ел элек Алинә һәм Ралинә исемле ике кызны тәрбиягә алганнар.
Мин аларга барган көнне өйләренә тәмле исләр таралган иде. Плитә тирәсендә эшләп, йөзе алсуланган Юлия Алинә белән Ралинәне ияртеп кухнядан килеп чыкты.
- Кызларыбызны аш-су серләренә өйрәтәм әле, — диде ул елмаеп. Шулай әңгәмәбез ялганып китте.
Юлия җиткән кыз булгач, күршедә генә яшәүче Җәүдәт белән чәчен-чәчкә бәйли. Бер-бер артлы туган балалары Данил белән Наргизә яшь әти-әнине тормыш арбасын ныгытып тартырга өйрәтә. Өр-яңа өй корып керү эшләре, кирәк-ярак җитештерү кебек мәшәкатьләр арасында гомер үткәне сизелми дә кала. Бүгенге көндә Данил белән Наргизә Татарстанның югары уку йортларында укыйлар. Билгеле, балалар үсеп, читкә киткәч, өйдә тынлык урнаша. Гел балалар турында кайгыртып яшәгән парга бик ямансу булып китә. Шулай Шәйхетдиновлар Камышлы интернатыннан бертуган Алинә белән Ралинәне үз гаиләләренә тәрбиягә алырга тәвәккәллиләр.
- Кызларыбыз тырышып укыйлар. Алар рәсем сәнгатенә гашыйклар, җырларга-биергә бик яраталар. Ә ризык пешерә башласам, “Әнкәй без дә сиңа ярдәм итәргә телибез”, дип йөгерешеп килеп җитәләр. Балалар белән яшәгәндә кызык инде. Эштән шуларны сагынып кайтам.
Кызларның тырыш укулары өчен аларга Мәскәү Кремлендә үткәрелгән чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете насыйп булды. Үткән елны Алинәбез барган булса, быел Ралинәбезгә андый бәхет тәтеде, — дип сөйли Юлия ханым.
Кызлар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, Мәскәүгә бару истәлекләре белән уртаклаштылар. Анда алар балалар театрында һәм күңел ачу үзәгендә булулары турында да әйтергә онытмадылар. Ә быел җәен диңгез буенда ял итәргә җыеналар икән.
Икенче группа инвалиды булуына карамастан, Җәүдәт әфәнде дә тик ятмый. Ул абзар тутырып терлек асрый, кош-корт үстерә, йорт- җирне тәртиптә тота. Менә шулай ул гаилә тормышын бөтен яклап та түгәрәк итәргә тырыша. Балалар, экологик яктан чиста ризык ашап, Камышлының саф һавасын сулап, хөкүмәт биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, тулы гаиләдә тормыш арбасын тартырга өйрәнеп үсәләр. Билгеле, Данил белән Наргизә дә ял вакытларында кайтып, әти-әниләренә булышып, гаиләнең яңа әгъзалары белән аралашып яшиләр.
Шәйхетдиновларның йорты Камышлының бик матур җирендә — Сок елгасы буенда урнашкан. Җәүдәт әфәнде биредә балалар өчен ял итү мәйданчыгы да ясап куйган. Балалар җәен шушы елгада су коеналар, әниләре белән урманнан шифалы үләннәр, җиләк җыялар, ә кышын таудан чаңгы һәм чана шуалар.
“Оясында ни күрсә — очканында шул”, ди татар халык мәкале. Бала чакта алган тәрбия — гомерлек. Алинә белән Ралинәнең тигез, матур тормышта яшәвен күреп, бәхетле балачаклары озаграк дәвам итсен, дип теләдем.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1579