Интернетның www.change.org сайтында “Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укыту планының мәҗбүри бүлегендә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклап калу” дип аталган инициатив төркем Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга адресланган петиция урнаштырган. Анда мондый сүзләр бар: “10 апрельдә Дәүләт Думасына ФЗ-273 санлы “Россия Федерациясе мәгарифе турында” Федераль канун проекты кертелгән иде. Илебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре аның эчтәлеге белән килешә алмады. Проектны язучылар Россия халыкларының иң зур кыйммәтенә, Конституция тарафыннан гарантияләнгән хокукыбызга — туган телләребезне өйрәнүгә кул күтәреп, ана телләрен факультатив рәвештә генә укытуны рәсмиләштерергә җыеналар. Мондый “гарантияләр” безне канәгатьләндерә алмый, әлбәттә.
Бу канун проектын язучылар өчен туган телләр — буш урын. Туган телләр артыннан милли мәдәниятләрнең дә юкка чыгачагы көн кебек ачык икәнлеген аңламыйлар микәнни алар?
Дәүләт Думасының берничә депутаты керткән яңа канун проекты президент сүзләренә дә каршы бара. Сез бит һәрвакыт: “Һәр милләт өчен үз телен саклау — тәңгәллек, үзенчәлек һәм гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсе. Төрле милләт халыкларына туган телләрендә уку мөмкинлеге булдырылырга тиеш”, — дип әйтеп киләсез. Бу проект укытучылар коллективында һәм ата-аналар арасында аңлашылмаучанлык, ә җәмгыятьтә каршылык тудырырга мөмкин. Бөтен телләр дә бертигез булырга тиешле күпмилләтле Россиядә мондый канун милләтара дуслыкка яный, милли республикаларның дәүләт телләрен бетерүгә илтә.
Туган телләрне бетерү юлын дөрес түгел, дип саныйбыз, һәм куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк бу проектны тикшерүгә куймас өчен, Сез барысын да эшләрсез, дип ышанабыз. Россия Федерациясенең куәтле һәм күпмилләтле ил булып калачагына да шигебез юк. Конституция тарафыннан гарантия булганда, бер генә милләт тә үз теленнән аерылмас.
Бу мөрәҗәгать ана телләренең киләчәгенә, безнең уртак йортыбыз — күпмилләтле Россия иминлегенә битараф булмаган һәркем тарафыннан хуплау, яклау табачагына ышанабыз”, — дип белдерәләр инициатив төркем әгъзалары.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга җибәрелгән шушы мөрәҗәгатьтә әйтелгән фикерләр белән килешкән милләттәшләребез www.change.org сайтына кереп, имзаларын куя алалар.
Татарстанның яшь шагыйре Булат Ибраһимов ана телләрен кысрыклау темасына “Балык теле” дип аталган шигырь язган. Аның фикеренчә, без үзебез дә сизмәстән балык телендә аралаша башлыйбыз. Бу тел бик җиңел, аны белергә дә, хәрефләрен өйрәнергә дә кирәкми ич. Тора-бара, тәнебез дә балык тәңкәләре белән капланып, үз телебездә “бе” дә, “ме” дә дип әйтә алмыйча, дөнья уртасында балык телле халык булып басып калмабызмы?
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 1292