Пәйгамбәребез с.г.в.: «Рамазан – сабырлык ае. Сабырлыкның савабы исә җәннәттер», – дигән. «Ураза тоту – сабырлыкның яртысы, сабырлык исә – иманның яртысы», – диелә. Рамазан аенда сабырлык белән Аллаһы тарафыннан җибәрелгән барлык сынауларны да үтәргә тырышырга кирәк.
Раббыбыз безнең иманыбызны ачлык һәм сусызлык белән сыный. Беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, яныбызда ризык, су бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, хәләл икмәкләрдән, судан тыелабыз. Шуңа күрә әлеге изге ай ризык вә судан гына тыелып калдырмыйча, күңелебезне һәм ниятләребезне начар уйлардан, зарар китерүче начар сүзләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән һәм башка зыянлы нәрсәләрдән дә читләштерә.
Рамазан – юмартлык ае. Пәйгамбәребез: «Кем Рамазанда уразадагы бер кешегә авыз ачтырса, аңа ураза тотучыга булган савап языла. Моның белән уразадагы савабы да кимемәс», – дигән. Гомумән, исламда бердәмлек, ярдәм итү сыйфатлары алга сөрелә. Сөбханаллаһ, ураза тота аласың икән, авызны ялгызың ачма. Синең ифтар табыныннан бер генә уразалы кеше авыз итсә дә, гамәл дәфтәреңә тагын бер көнлек ураза савабы языла.
Шушыларны исәпкә алып, 7 июндә Камышлы авылының социаль реабилитация бүлегендә ифтар мәҗлесе уздырдык. Чара социаль үзәк хезмәткәрләрең фитыр һәм Гыйбадуллина Галия апаның фидия садакаларына үткәрелде. Шөкер, мондый күркәм мәҗлесләр уздыру традициягә әйләнеп бара.
8 июндә социаль хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтте. Төбәгебездә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсенә 100 ел тулу уңаеннан, мәҗлескә район социаль үзәгендә ничәмә еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан пенсионерлар, ветераннар чакырылган иделәр.
Иң элек җыелган кунакларны бәйрәм белән оешмабызның урынбасарлары Наилә Таһир кызы Габидуллина, Гүзәлия Гадиәхмәт кызы Шакирова тәбрик иттеләр һәм хезмәткәрләребез кунакларга үз бүләкләрен тапшырдылар.
Авыз ачарга вакыт җиткәч кунакларны мул табын артына дәшеп алдык. Өстәлләрдә нинди генә ризык юк иде: төрле-төрле җиләк-җимеш, салатлар, бәлешләр. Болар барысы да — Аллаһының нигъмәтләре һәм үзәктә эшләүче ханымнарның куллары белән пешерелгән тәм-томнар.
Кунакларыбызның берсе дә буш кул белән килмәде. Бизәкләп ясалган бәлешләр, кош телләре, бал, катык-сөт, корт китерделәр алар.
Авыз ачып, тәмле ризыклар белән сыйлангач, Нәзыймә апа Мансурова Коръән аятьләрен укыды. Барлык мәетләребезнең рухларына догалар кылынды, шушы табында утыручыларга хәерле гомер, күркәм хезмәт, ил-көннәребезгә иминлек теләнде, садакалар таратылды.
Бу инде ашап-эчеп кенә утырган мәҗлес булмады, күрешеп, хәл-әһвәл сорышу, аралашу, бер-берсе белән серләшү кичәсе дә иде. Әйе, ифтар — ашау гына түгел, ул – бер-береңнең хәлен белү, вәгазьләнү дә.
Барлык апалар исеменнән табынны әзерләп, олылырның күңелләрен күргән хезмәткәрләргә, аларның җитәкчесе Наилә Таһир кызы Габидуллинага ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйтелде. «Эшләрегез уң, йөзләрегез якты, кылган гамәлләрегез изге һәм саваплы булсын», — диелде.
Шулай ук зур рәхмәтләр барча килгән кунакларга белдерелде, алар алып килгән күчтәнәчләр һәм садакалар әҗердән булсын иде.
Киләсе елларда да исән-имин күрешеп, мондый бәйрәм табыннарында бергә җыелырга насыйп булсын, дигән теләктә, күтәренке кәеф белән таралыштылар кунакларыбыз.
Камышлының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Рушания ДИНДАРОВА.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1248