17 июня в Новокуйбышевске, в парке «Победа», прошел 8-ой ежегодный городской праздник Сабантуй.
По традиции гостей мероприятия встретила насыщенная и интересная программа: торжественное открытие праздника, выступление творческих коллективов Новокуйбышевска и Самары, заслуженного артиста Республики Татарстан Закира Шахбана, народные игры, спортивные состязания.
Во время всего праздника работали площадки и аттракционы для детей. Организаторы также провели конкурс татарской национальной кухни.
Сабантуй посетили первые лица города, а также гости из соседних районов и регионов.
Фотографии Александра МАССОВА.
Видеорепортаж корреспондентов Новокуйбышевского телевидения.
* * *
Быел сигезенче тапкыр үткән Новокуйбышев шәһәре Сабан туе аеруча күп кунаклар җыйган иде. Моны бәйрәмнең мөхтәрәм кунагы — шәһәр башлыгы урынбасары Владимир Никерясов та билгеләп үтте.
Бәйрәмгә Татарстан Республикасыннан да кунаклар чакырылган иде. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова новокуйбышевлыларны бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын да укып үтте.
Сабан туе узган Җиңү паркында көнозын милли көйләр, татар җырлары яңгырады. Татарстанның атказанган артисты Закир Шәгъбан, Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле һәм Новокуйбышевның үзешчән коллективлары үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне бизәде.
Милли уеннар, спорт ярышлары мәйданчыклары да бу көнне гөрләп торды.
Сабан туеның йөзек кашы, әлбәттә, милли көрәш иде. 40 килограммга кадәр авырлыкта Александр Казачков, 50 килограммга кадәр – Линар Сафин беренче урыннарны яуладылар. Үз авырлыкларында Камил Әхмәтвәлиевка (70 килограммга кадәр) һәм Дмитрий Бычковка (80 килограммга кадәр) да тиңнәр табылмады. Нәтиҗәдә, Сабан туеның абсолют батыры исеменә Камил Әхмәтвәлиев ия булды.
- Сабан туен үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтлемен. Аеруча Новокуйбышев шәһәренең “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары, меценатлар Александр Фәхрисламов һәм Хәлил Гомәровның ярдәме зурдан, алардан башка бәйрәмебезне уздыра алмаган булыр идек.
Оешмабыз Новокуйбышев шәһәре администрациясенең ярдәмен дә тоеп яши. Җитәкчеләрнең милли бәйрәмнәребезне, без үткәргән чараларны игътибарсыз калдырганы юк, - дип сөйләде Новокуйбышев шәһәренең “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе Ренат Азизов.
Алисә СӘЛИМОВА әзерләде.
Просмотров: 1432