Муфтий прокомментировал скандал с этикеткой «халяль» на свинине / Татарстан Мөфтие дуңгыз итендәге «хәләл» этикеткасына бәйле низаг турында фикерен әйтте

046Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин прокомментировал инцидент с этикеткой «Халяль» на свинине на своей странице в Instagram.

«Это настоящее преступление над чувствами верующих, которое бросает тень сомнения на всю халяль индустрию», – отметил муфтий. 

Далее он рассказал, что одним из главных принципов производства халяль продукции является фактор доверия, которое зарабатывается долго и скрупулезно. 

Такие скандалы отрицательно сказываются на развитии халяль сектора экономики и мусульманского бизнеса в целом, заявил он. 

Несколько дней назад компания «Челны-Мясо» наклеила на свою мясную продукцию из свинины рекламный стикер с надписью «халяль». 

Также муфтий поблагодарил комитет по стандарту «Халяль» Духовного управления мусульман РТ за работу по предотвращению таких случаев нарушения и за принципиальную и жесткую позицию в данном вопросе. 

«Благодаря такой щепетильной работе, мусульмане Татарстана, видя логотип комитета по стандарту «Халяль» ДУМ РТ, уверены, что на товаре не только написано халяль, а продукция действительно является халяльной», – поблагодарил он ведомство. 

Кроме того, Камиль хазрат Самигуллин отметил быструю реакцию общественности на факт того, что «Челны-Мясо», без ведома комитета по стандарту «Халяль» ДУМ РТ, наклеила на свою мясную продукцию  стикер с надписью «халяль». 

«Это яркое свидетельство того, что люди переживают за свою религию», — подытожил Камиль хазрат.

«Татар-информ».

* * *

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә дуңгыз итенә куелган «хәләл» этикеткасына бәйле низагка аңлатма биргән.

«Бу — дин тотучыларның хисләреннән чын мәгънәсендә көлү, бөтен хәләл индустриягә күләгә төшерә», — дигән мөфти. Ул алга таба да ышаныч факторының хәләл продукция җитештерүдә төп принципларның берсе булуын әйткән.

Мондый низаглар икътисадның хәләл секторы һәм тулаем мөселман бизнесы үсешенә тискәре йогынты ясый, дигән Камил хәзрәт.

Мөфти шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарт комитетына мондый хилафлыкларга юл куймау юнәлешендәге эшчәнлеге һәм әлеге мәсьәләдә катгый позициядә торганы өчен рәхмәт әйткән.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин «Челны-мясо» компаниясенең «Хәләл» стандарт комитеты рөхсәтеннән башка ит продукциясенә «хәләл» дип язылган стикер ябыштыру фактына җәмәгатьчелекнең тиз арада тәэсир итүен дә искә алган. 

«Бу очрак кешеләрнең үз диннәре өчен борчылуы хакында сөйли», — дигән Камил хәзрәт.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Челны-мясо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «хәләл» этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы турында язганнан соң, Татарстанның хәләл стандарт комитеты «Челны-мясо»га карата чаралар күргән. Әлеге факт буенча мәгълүмат ачыкланып беткәнче, Хәләл стандарт комитеты «Челны-мясо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелегенә хәләл продукция җитештерүне туктатып торырга кушкан һәм предприятиегә биргән «Хәләл» Сертификатын гамәлдән чыгарып торуы турында хәбәр иткән.

«Татар-информ».

Просмотров: 1147

Комментирование запрещено