VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кураторлар жыя

011VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кураторлар жыя. Форумның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гаризаларны 1 июльгә кадәр тапшыру шарт. 

Икенче этап — форум әгъзалары белән әңгәмә. Әлеге өлешне узучылар өчен  укулар оештырылачак. 
 
Гаризаларны  https://goo.gl/hHfDGp ссылтамасы аша теркәргә мөмкин.  
  • VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 1-5 август көннәрендә узачак. Форумда татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак. 
Әлеге чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасында эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу планлаштырыла. 

Форумда катанашырга теләүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында анкета тутырып юллый ала. 

«Татар-информ».

Просмотров: 1956

Комментирование запрещено