Иске Ярмәк авылында менә өченче тапкыр балалар Сабан туе узды.
Елдан-ел балалар Сабан туеның дәрәҗәсе арта бара. Шөкер, иганәче-спонсорлар да күбәя. Тора-бара авылыбызда Өлкә балалар Сабан туе да узыр, дигән өмет бар.
Быел бигрәк тә көрәш мәйданында кызу иде. Балалар елдан-ел көрәшкә омтылалар, көрәшергә теләүчеләр шулкадәр күп булды, хәтта Сабан туй батырын ачыклау кичкә калды. Батырга быел да сарык бирделәр, аңа Шамкаев Артур лаек булды.
Балалар Сабан туенда бүләк алмаган бер генә бала да калмады. Кашыкка күкәй салып йөгерүләр, аркан тартулар, гир күтәрү, армреслинг, капчык белән сугышу һәм башка бик күп уеннар узды, алар барысы да аншлаг белән үтте.
Сәхнә дә көне буе гөрләп торды. Үзебезнең авыл балалары да, читтән кайткан кунак балалары да җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Безнең Сабан туеның төп бурычы — балаларны татар телендә аралаштыру, шуңа күрә концерт программасы туган телебездә барды.
Иртән иртүк килеп пешекчеләребез корбан ашлары да пешереп куйганнар иде инде. Бәйрәм бетү белән барыбыз да табын янына җыелып, тәмле корбан ашлары белән сыйланып, хуш исле үлән чәйләре эчеп, тагын да күңелне күтәрдек.
Бик тә шәп үтте быелгы балалар Сабан туе!
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1395
Бу сабан-туй бәйрәме өченче түгел, дүртенче тапкыр үткәрелде .Авторга мәкалә язар алдыннан төгәл мәглүмәтне белешсә әйбәтрәк булыр иде….