«Түгәрәк уен» фестивале Иске Кулаткы буйлап фольклор ансамбльләр парады белән ачылды

PRD_5267X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестиваль-бәйгесе фольклор ансамбльләр парады белән ачылды. Фестиваль быел Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында уза.

Россиянең 23 төбәгеннән килгән ансамбльләр, барлыгы 600дән артык кеше – олысы-кечесе Иске Кулаткы бистәсе урамнарыннан парад булып җырлап үтте. 28 июнь кичендә бу тамашаны күрергә бик күп кеше җыелды.

«Матур бәйрәм, чуар костюмнар, күңелле уеннар. Безнең яшьлектә Иске Кулаткы Сабан туйларында да шундый җырлы-биюле халык уеннары үткәрелә иде», — дип «Татар-информ»га тәэсирләре белән уртаклашты парад һәм «Кичке уен»нарны карарга чыккан Наҗия апа белән Зөлфирә апа.

Фестивальнең тантаналы ачылышы Иске Кулаткы үзәгендәге Байраклар мәйданында булды. Фестивальдә катнашучыларны сәнгать белгече, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге фәнни хезмәткәре, жюри рәисе Эльмира Каюмова сәламләде. Ул Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрованың да ялкынлы сәламнәрен җиткерде. «Узган ун ел эчендә «Түгәрәк уен» фестивале янә Кулаткы җиренә әйләнеп кайтты, беренче фестиваль дә шушы җирлектә үткәрелгән иде», — диде. Эльмира Каюмова күңелле бәйрәмнәр һәм ансамбльләргә бәйге программасында уңышлар теләде.

  • Ульяновск чигендә урнашкан Иске Кулаткы районында 14 мең кеше гомер кичерә, аларның 98 проценты — татарлар, 21 татар авылы бар.

«Без бу фестивальне халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу өчен башлап җибәргән идек», — дип сөйләде «Татар-информ»га ел саен фестивальнең төп иганәчесе булган Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев. Авылларда яшьләр аз калды, милли гореф-гадәтләребез онытыла башлады, дип борчыла ул. «Исән-сау булсак, ун елдан соң юбилей «Түгәрәк уен»ын да Иске Кулаткыда оештырырбыз, дип әйтеп куйган идем. Ун ел үтеп тә китте. Фольклор ансамбльләрдә бүген яшь йөзләр, балалар катнашуын күрү куандыра. Димәк, киләчәккә өмет бар. Тагын ун елдан Иске Кулаткыда очрашырга язсын», — дип белдерде Эдуард Ганиев.

Яшьләр дигәндә, инде биш ел рәттән Иске Кулаткы районында балалар Сабан туе гөрләп уза. Шулай итеп, бистәнең «Гөлчәчәк» татар балалар бакчасы сабыйлары да «Түгәрәк уен» хәрәкәтенә кушылган.

Эдуард әфәнде быел бәйгенең төп номинацияләреннән тыш, өстәмә өч бүләк әзерләнүен искәртте. «Данлыклы якташларыбыз – язучы Сәгыйть Сүнчәләй, 450 шәкерт тәрбияләгән суфый ишан Хәбибулла Хансөяров хөрмәтенә ел саен бүләк тапшыра идек. Быел тагын бер бүләк булачак, ул якташыбыз, Россия Герое, 2016 елда Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә багышлана. Районның Вязовый Гай авылында әле дә әнисе яши. Без аның туган авылында һәм район үзәге Иске Кулаткыда да Рәфәгать Хәбибуллин исемен мәңгеләштереп, бюст куйдык, мәктәпләргә аның исемен бирдек. Губернатор Сергей Морозов Ульяновск шәһәрендә урамнарның берсе Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөртәчәк дип ышандырды. Батыр татар егетенең исемен мәңгеләштерүне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплый. Без үзебезнең геройларыбызны белергә тиешбез», — диде Эдуард Ганиев.

Унынчы «Түгәрәк уен» фестивале быел Ульяновск өлкәсенең 75 еллыгы, Иске Кулаткы районының 95 еллыгы вакыйгаларына бүләк булды, ди район башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева. Фестивальдә катнашучылар бүген, 29 июньдә, дүрт авылда концертлар куячак. Аның берсе Россия Героеның туган ягы – Вязовый Гай авылында. Ә иртәгә, 30 июльдә, ансамбльләр район Сабан туеның төп сәхнәсендә Гала-концертта катнашачак.

Фестивальнең ачылыш тантанасы исә караңгы төнгә кадәр дәвам итте. Иске Кулаткының данлыклы мөнәҗәтчесе Маһирә апа Мусеева, «Түгәрәк уен»га багышлап, мөнәҗәт башкарды. Районның «Чишмә» фольклор ансамбле, Төмәннең «Шатыр-шотыр», Самараның «Ак каен», Омск өлкәсенең «Наза», Башкортстанның «Хәзинә» һәм башка бик күп ансамбльләр җырлады һәм биеде. «Татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм иткән, зур этәргеч биргән, милли хәзинәләребезгә мәхәббәт тәрбияләгән «Түгәрәк уен»ны оештыручыларга зур рәхмәт», — диде Самараның «Ак каен» ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин.

Эссе җәй көннәрендә үтүче фестивальнең бүген аеруча кызу көне. Ансамбльләр авылларга концерт куярга киткәнче, Мәдәният йортында төрле номинацияләрдә жюри алдында чыгыш ясаячак.

«Татар-информ».

Просмотров: 1676

Комментирование запрещено