Кичә, 17 июньдә, Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттек
Медицина практикасында шәфкать туташларының хезмәте зурдан. Хастаханәләрдә дә, сырхауханәләрдә дә, ашыгыч ярдәм хезмәтендә дә алар табибларның беренче ярдәмчеләре. Алай гына да түгел әле, шактый медицина процедураларын нәкъ шушы һөнәр ияләре башкара.
Самараның 15 санлы сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Эльвира Иманголованың да эш вакыты табибныкына караганда иртәрәк башлана, соңрак тәмамлана: кабул ителәчәк пациентларның медицина карталарын әзерлисе, лабораториядән анализларны барып аласы, язулар тутырасы бар. Ә эш сменасы тәмамланганнан соң, Эльвира туташ сырхауханәгә килә алмаган авыруларның өйләренә барып, табиб кушкан процедураларны башкара. Читать полностью