Ниһаять, балалар көтеп алган җәйге каникуллар башланды. Аларның ялын күңелле оештыру, сәламәтлеген ныгыту өчен өлкәбездә төрле уңай шартлар тудырылган: көндезге мәктәп яны, җәйге ял һәм хезмәт, сәламәтләндерү лагерьлары эшли.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән 21 бала шәһәрнең Октябрь районындагы “Поиск” дип аталган мәктәптән тыш тәрбия үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән “Арго” лагеренда ял итеп кайтты да инде.
- Яктылыклылар бу лагерьның “Шире круг” милләтара сменасына күптәннән инде ел саен баралар. Быел ул өлкәбездә яшәүче халыкларның күптөрле мәдәниятенә багышланган иде. Безнең өчен төрле остаханәләр, бәйгеләр оештырылды, бергәләшеп сменаның стена газетасын да чыгардык. “Кояш образы” дип аталган видеопроект бәйгесендә катнашып, безнең мәктәп икенче урынга ия булды, ә “Туган йортың булган җирдә йолдызлар яктырак балкый” дип исемләнгән уен программасында уңышлы катнашуыбыз өчен “Йолдыз” бию театры, “Яктылык” мәктәбе, укытучыларыбыз Инзилә Гыйззәтуллина һәм Вәсимә Фәрдиева грамоталар белән бүләкләнде.
Россия көнен дә лагерьда күңелле итеп уздырдык. Бәйрәм тантаналы линейкада дәүләт әләмен күтәрүдән башланды. Төрле отрядлардагы балалар илебезгә багышланган җырлар, биюләр башкардылар, ә кич белән зур Гала-концерт узды. Рус, татар, чуваш, мордва, немец һәм башка милләт вәкилләре иң шәп номерларын күрсәттеләр. Бу кичә аеруча истә калырлык булды.
Бер атна шулай сизелми дә үтеп китте, лагерьдан рәхәтләнеп ял итеп, яңа дуслар табып кайттык. Ә дуслар белән һәрвакыт күңелле, - дип сөйләде 6нчы сыйныф укучысы Илназ Мәннанов.
Өлкәбездә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан лагерьларында да ял итәргә мөмкинчелек бар. Шушы көннәрдә генә 70тән артык бала “Сәләт” республикакүләм лагереның татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә юнәлтелгән “Болгар — Туган тел” аланында 10 көн ял итеп кайтты.
- “Палатка шәһәрчеге” дигәч, күз алдыма тезелеп киткән кечкенә туристик палаткаларны китергән идем. Ә без Болгар тыюлыгының иң матур җирендә зур, өч кешелек чатырларда яшәдек. Анда караватлар да бар, төрле уңайлыклар да тудырылган иде. Балалар (барлыгы 500 кеше) Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән булсалар да, без үзара тиз дуслаштык. Моңа һәр кичне үткәрелгән “Шәмчек”ләр дип аталган очрашулар да ярдәм итте, әлбәттә. Анда үткән көнгә нәтиҗәләр ясадык, әйдаманнарыбыз Рәмзия Муксинова, Рәмис Габдрахманов һәм иптәшләребез белән күңелдәге яшерен серләребезне уртаклаша идек.
Көн тәртибе иртәнге зарядкадан башлап, төнгә кадәр кызыклы чараларга бай итеп төзелгән иде. Смена төрледән-төрле мавыктыргыч дәресләргә (аеруча татар теле дәресләренә зур игътибар бирелде), мастер-классларга, бәйгеләргә бай булды.
“Сәләт” лагеры яңа дуслар белән дә истә калачак. Моңа кадәр мин Самараның “Яктылык” татар мәктәбе турында ишеткәнем генә бар иде. “Болгар — Туган тел” сменасында шушы мәктәп укучылары белән якыннан танышуыма бик шатмын, дуслыгыбыз Самарада да дәвам итәр, дип уйлыйм, - дип уртаклашты кичерешләре белән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте канаты астында шөгылләнүче яшьләр түгәрәге әгъзасы Карина Арсланова.
Ә июльдә “Сәләт-Самара” сменасы дусларын җыя. 100гә якын бала (аларның 30ы Татарстан Республикасыннан) 7 көн дәвамында Самараның “Салют-2” сәламәтләндерү лагеренда, соңрак 5 көн Биләрдә ял итеп, интеллектуаль-ижади чараларда катнашачак.
Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Просмотров: 1224