8 июльдә илебездә күркәм бәйрәм билгеләнеп үтә. Ул — Гаилә көне.
Гаилә… Биш хәрефтән генә торган шушы сүздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә — ул әти-әни, тормыш юлдашың, балалар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе.
Иске Усман авылының социаль реабилитация бүлегендә күркәм гореф-гадәт яшәп килә: елда авылыбызның юбилярларын тәбрикләү. 2018 ел авылыбызда ике гаиләнең яшьлек туйларын хәтерләтеп тора. Наиб абый белән Халидә апа Шәһәлиевлар бриллиант туйларын, Гафиятулла абый белән Халидә апа үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр.
Шигырьләрдә әйтелгәнчә:
Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
55 һәм 60 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый…
Шушы үткән елларда нинди чорлар гына булмаган. Хуҗалыкта озак еллар фидакарь хезмәт салган абый-апалар гаилә корып яши башлаулары колхозның нык үсеш алган чорына туры килә. Алар җиң сызганып эшкә тотына: кайсы икмәк үстерә, кайсы терлекчелектә эшли. Ул елларда колхозларда эш тынгысыз булса да, яшьләр бирешми, барсына да җитешә.
Ике гаиләнең дә тырыш, уңган эшче булуларын почет грамоталары дәлилли. Өлкән яшьтә булуга карамастан, ихата тутырып кош-корт үстерәләр хезмәт ветераннары. Бакча тулы җиләк-җимеш, чиккән сөлгеләре, мендәрләре, күз нурлары салып бәйләгән бияли-оекбашлары хуҗабикәләрнең уңганлыгын тагы бер кат исбатлый. Төзек каралты-кура, чисталык хуҗаларның тырыш, уңган булуларын күрсәтә.
“Хәзерге муллыкта, тынычлыкта бераз яшәргә язса иде. Тормышта барысы да булды — яхшысы да, яманы да. Без аларны үткәрә белдек, вакытында бер-беребезгә юл куйдык», — ди алар.
Авырлыкларга бирешмичә, бүгенге көндә дә булганына шөкер итеп, киләчәккә өмет белән гомер кичергән әлеге парларга бүлек хезмәткәрләре бүләкләрен тапшырып, шигъри юллар белән теләкләрен җиткерделәр:
Ходай биргән олы бүләк бит ул —
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иске Усман авылының социаль ребилитация булеге хезмәткәре Зөлфия ХИСӘМЕТДИНОВА.
Камышлы районы.
Просмотров: 1256