Туган телдә сөйләп-аралашу
Якынайта кеше арасын.
Кайда гына яшәмәсен татар,
Үз милләттәшләрен барласын.
Чит телләрне белү кирәк инде,
Туган телең ятим калмаса.
Гаилә даны шунда ачыклана:
Ана телен бала аңласа.
Ана белән бала рәхәтләнеп
Аралашса татар телендә.
Татарлыкның дәрәҗәсе арта
Иртәгәсе килер көнендә.
Бала шулай башкаларга дәшә
Үз телендә — Ана телендә.
Шундый җылы булып ишетелә
Сәлам бирсә туган телендә.
Сәлам, дустым, син ничек уйлыйсың,
Беләләрме җирдә без барын?
Чын йөрәктән татар аваз салса,
Кайтавазы үрләр җир шарын.
Туган телем, газиз әнкәм теле,
Күңелемнең җылы назы син.
Мөселманны киләчәккә өндәр,
Мәңге үтмәс якты язым син.
Похвистнево районындагы Гали авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Нәсимә КӘЛИМУЛЛИНА.
Просмотров: 1048