Туган авылыма әйләнә дә кайта уйларым…

623319_gallery.worldСары яфраклар коела,
Буйсыналар җилләргә.
Мин дә очып кайтыр идем
Туган-үскән җирләргә.
Иртәләрен яланаяк
Сукмаклардан йөгереп,
Чыклы чирәмгә басырга
Иң беренче элгереп.

Чылтырап аккан чишмәләрнең
Салкын суларын эчеп.
Чабасы иде печәннәрен
Беткәнче бөтен көчең.
Саф һавасын сулар идем
Күкрәгемне тутырып
Авылымны карар идем
Тау башында утырып.
Ә кичләрен тагын бергә,
Беркем кирәкми безгә.
Сихри хисләр якынайта
Бездә дә романтика.
Бәхет бит ул — сөйгәнеңне
Эзелеп яратырга.
Кочаклашып, күзне йомып,
Дөньяңны онытырга…
Төне буе йолдыз санап,
Таң каршылап кайтырга.
Әтәчләре уянганчы
Тизрәк кереп ятырга.
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

Просмотров: 2068

Комментирование запрещено