Археология мәктәбе

1

Быел археология мәктә­бен­дә “Яктылык” татар мәктәбе укучылары  да шөгыльләнделәр.

Ел саен август аенда Са­мара өлкәсенең П.В.Алабин исе­мендәге тарихи-мәдәни му­­зее хезмәткәрләре Самара Җә­я­сендә («Самарская Лука») уку­чы балалар һәм яшь­ләр өчен археология мәк­тә­бе оеш­тыра.

Быел археология мәктә­бен­дә егерме кеше — Волжски районының Дубовый Умет авылы, Алексеевка рай­о­ны­ның Летниково авылы һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәпләре укучылары шөгыльләнделәр. Татар мәк­тәбе укучылары төркемен тәр­бия буенча директор урынбасары Айназ Фахертдинов җитәк­ләде. Шулай ук экспе­дициядә Самараның югары уку йортлары студентлары да байтак иде.

Археология мәктәбе 1995 елдан бирле эшләп килә. Соңгы елларда бу проектка Волжски районының Тарих һәм крайны өйрәнү музее да килеп кушылды һәм аны финанслауга район администрациясеннән дә акча бирелә башлады.

Ә “Яктылык” мәктәбе уку­чыларының проектта катнашуы өлкә татар автономиясе әгъзасы, шәһәребезнең Промышленность районы җи­тәк­чесе, шәһәр Думасы депутатла­ры советы рәисе Мин­әхмәт Хәлиулловның матди ярдәме белән мөмкин булды.

Балалар үзләрен экспе­дициягә чыккан чын археолог­лар кебек хис иттеләр. Җи­тәкчеләр аларны XI — XII гасырларда Болгар иленең кө­ньяк чикләрендә (хәзерге Жигулевск археология комплексы) ур­нашкан Муром шәһәрчегенә алып барып, кыр археологиясе ысуллары белән таныштырдылар, тикшеренү, эзләнү эшләре алып барырга өйрәттеләр. Бигрәк тә Канаданың Оттава шәһәре университетына лек­цияләр укырга чакырыл­ган профессор, туфрак бел­гече Елена Пономаренко сөй­лә­гән­нәрне йотлыгып тың­ла­ды­лар.

Укучылар һәм студентлар өчен лекцияләр дә укылды, тарих турында бәхәсләр дә булды, хәтта викториналар һәм конференцияләр дә уздырылды. “Борынгы Болгар шәһәре буйлап тарих серләрен эзләп йөрү һәм табу шатлыгын берни белән дә аңлатып булмый”, - дип сөйләделәр Тимур Вәлиев һәм Самат Измаилов. Алар хәзер Самара Җәясенең XI — XII гасырларга караган тарихын барысыннан да яхшырак беләләр. Ә бәлки шушы экспедициядән соң тарих фәнен гомерлек профессия итеп тә сайлаучылар табылыр әле.

Менә инде экспедиция дә ахырына якынлашты. Балалар мәктәпләренә кайтып, классташларына Муром шә­һәр­чегенең чүлмәк кыйпылчыклары, тимер кадаклары турында сөйләделәр.  Шулай ук ишелеп уңган кара бөрлегән сумсалары, кичке учаклар, гитарага кушылып җырлаган күмәк җырлар һәм никтер бик якты һәм якын булып күренгән йолдызлар кыш буе яшь археологларның төш­ләренә кереп җәфаларлар, мөгаен.

Археология мәктәбе зур бәй­рәм белән тәмамланды. Тра­диция буенча Муром шә­һәрчегенә беренче мәртәбә кил­гән балаларны археолог­лыкка ба­гышлау тантанасы да уздырылды. Ә инде Самара Җәясенә даими рәвештә килеп йөрүче һәм үзләрен инде тәҗрибәле археологлар дип санаучы студентлар яшь тарихчыларга өстән карап йөрмәделәр, археологиянең серләре белән уртаклашып, киләсе елда да шушында очрашырга сүз куештылар.

Анна КОЧКИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1052

Комментирование запрещено