Үтеп китте ямьле җәй,
Килеп керде алтын көз.
Ә күңелдә һаман җыр,
Ә күңелдә һаман наз….
Әйе, менә кичә генә сыман Балыклы авылы аланында шаулап-гөрләп милли бәйрәмебез Сабантуе үтте. Ә вакыт дигәне, чаба да, чаба. Инде табигать алтын төскә күмелеп бара.
Балыклы авылының мәдәният йортында “Сау бул, ямьле җәй” исемле чара уздырдык. Балалар викториналарда, бәйгеләрдә катнаштылар, җырладылар-биеделәр, күңелле ял иттеләр. Мәдәният йорты хөзмәткәрләре, дуслары Дәрина Йосыпованы һәм Карина Рөстәмованы туган көннәре белән дә котладылар.
Балалар мәдәни чараларда бик теләп катнашалар. Аларга һәм барлык үзешчән сәнгатьтә актив булган авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм иҗади уңышлар телибез.
Ә 3нче сентябрьдә, Терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан, Балыклы авылы мәктәбенең укучылары һәм укытучылары, социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре һәм мәдәният эшчеләре авыл уртасындагы мәйданга җыелдык. Биредә “Тынычлык һәм игелек юлы” дип аталган чара үтте. Анда Бесланда булган хәлләрне искә алдык. Балалар тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.
Менә шулай тормышыбыз гел тыныч булсын, туплар шартламасын.
Балыклы авылының мәдәният хезмәткәрләре Р.Н. ЙОСЫПОВА, Р.В.ФӘРДИЕВ һәм Л.С.АБСАТТАРОВ.
Камышлы районы.
Просмотров: 1044