РФ Хезмәт министрлыгы ял көннәрен күчерү турындагы хакимият карары проектын әзерләде, дип яза «Российская газета». Яңа ел каникулларыннан 5 гыйнвар — шимбә көн 2 майга — пәнҗешәмбегә, ә 6 гыйнвар, якшәмбе, 3 майга — җомгага, күчерелә. 23 февраль шимбәгә туры килү сәбәпле, ул 10 май, җомга көнгә, күчә.
Россия бәйсезлеге көнендә киләсе елда бер генә көн ял көтелә — 12 июнь сишәмбе көн. Ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә өч көнлек яллар булачак — 2-4 ноябрьләрдә.
Татарстанлыларны өстәмә яллар да көтә. ТР Хезмәт министрлыгы әлегә 2019 елга календарь әзерләмәде. Шулай да инде билгеле булганча, анда 30 август — Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь — ТР Конституциясе көне, Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәме (вакыты әлегә төгәл билгеле түгел, якынча фаразлар буенча, 5 июнь һәм 12 август) кертеләчәк.
Просмотров: 992